Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслим районы Иске Карамалы авылында газ шартлаган - видео

Сирень Сабитов беркайда да эшләмәгән.

news_top_970_100
Мөслим районы Иске Карамалы авылында газ шартлаган - видео

Бүген Мөслим районы Иске Карамалы авылында газ шартлаган. Мэш-иптеш каналы шартлау мизгеленең видеосын куйган.

48 яшьлек Сирень Сабитов үзе генә яшәгән, 30 ел беркайда да эшләми, эчә, дип язалар. Түләмәү сәбәпле, аның өен газдан өзеп куйган булганнар, ул баллон кулланган. Ул ике өлештән торган йортның бер ягында яшәгән, икенче ягында бер гаилә булган.

Төш вакытында ул ашарга пешерергә дип шырпы кабыза һәм шул вакытта газ шартлый. Йортның бер ягы җимерелеп бетә, күршеләренең стеналары чатный. Күршеләре бу вакытта урамда йөргән була.

Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитә, утны сүндерәләр, Сирень Сабитовны алып чыгалар, Чаллыдагы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар.

Газ баллоны 50 литрлы булган. Йортның түшәме, өлешчә стеналары ишелгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100