Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина назлы булуның серләрен ачкан

Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина ирләр, абый-энеләр, уллар һәм оныклар белән ничек итеп назлы булырга кирәклеге турында үзенең Инстаграм битендә язган. Наилә Җиһаншина биргән киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина назлы булуның серләрен ачкан

“Аллаһы Тәгалә кайбер хатын-кызларны назлы итеп яраткан, кемдәдер ул хис инде бар. Әмма назлы булуга өйрәнеп була һәм кирәк тә. Назлы булсагыз, нәтиҗәсен шунда ук күрерсез – сезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт артачак. Кайбер хатын-кызлар: “Мин назлы булырга өйрәнәсем килми, мин ничек бар, шулай булам”, - ди. Ә сез назлы булырга өйрәнегез һәм вакыт үтү белән ул сезгә табигый булыр.

Назлы булуның серләре: Кычкырмаска, тавыш күтәрмәскә тырышыгыз. Елмаегыз. Хәтта кыен булганда да елмаерга тырышыгыз. Ир-ат йөзегездә караңгы чырай күрмәсен.

Ир-ат китәргә җыенганда аның киемен төзәтеп куегыз. Хәтта киеме идеаль утырса да, төзәткәләп, сыпырып куегыз. Монда төзәтмәне түгел, ә мөнәсәбәтне күрсәтү мөһим.

Кочаклагыз, ир-атыгызны еш кочаклагыз. Килгәндә, киткәндә, басып торганда, утырганда. Әлбәттә, артыгы да булырга тиеш түгел, әмма ситуация буенча үзегез күрерсез.

Аңа сөлгене үзегез алып бирегез, елмаеп.

Чашка яисә кашыкны куегыз, хәтта аның каршысында торса да. Бер миллиметрга булса да якынрак куегыз, елмаю белән.

Көтмәгән вакытта башын сыйпап куегыз.

Яратканыгызны һәм аның кадерле икәнен әйтегез (әтиегезгә, ирегезгә, абый-энегезгә, улыгызга, оныгыгызга һ.б.).

Яныгызда кызыгыз, әниегез булуга карамастан, киткәндә аны ишеккә кадәр озатыгыз, әйберләрен тотарга булышыгыз. Хәерле юл теләп, ишекне бикләгез.

Аңа мактау сүзләре әйтегез, һәр эшендә көч биреп торыгыз”.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Будьте нежными с вашими отцами, мужьями, братьями, сыновьями или внуками, и у вас всё будет замечательно, ин шаа Аллах Аллах вложил нежность в природу некоторых женщин, и им в этом уже облегчен. ⠀ Но нежности можно научиться. И стоит научиться. Стоит заставить себя проявлять нежность, и затем вы увидите результат – насколько возрастёт к вам уважение и любовь со стороны тех близких, к которым вы нежны. Некоторые женщины говорят: «Я не буду учиться нежности, а буду такой, какая я есть, – не хочу быть неестественной» Вы научитесь нежности, затем заставьте себя проявлять нежность, и затем со временем это станет для вас естественным Примеры проявления нежности: ⠀ Старайтесь не кричать, не повышать голос. Избегайте этого ⠀ Улыбайтесь. Улыбайтесь даже тогда, когда трудно. Пусть ваш мужчина не видит угрюмости в вашем лице ⠀ Поправляйте ему одежду, когда он собирается уходить. Даже если она идеально сидит на нём, просто погладьте, поправляя. Здесь важно не сама поправка, а важно показать отношение⠀ Обнимите его. Обнимайте часто. Когда приходит, когда уходит, когда стоит, когда сидит. Конечно, важно не переборщить, но вы сами увидите по ситуации Подайте ему полотенце. С улыбкой⠀ Подвиньте к нему чашку или ложку, и даже если она лежит рядом, то приблизьте её к нему на миллиметр. С улыбкой⠀ Погладьте ему голову, когда он не ожидает Говорите, что вы его любите (отца, мужа, брата, сына, внука, родного дядю, племянника), и что он для вас очень ценен ⠀ Когда он уходит, провожайте его у двери, подержите его вещи, пока он обувается, пожелайте счастливого пути, и закройте за ним дверь. И даже если рядом с вами стоит ваша мать, или дочь, и также его провожает. ⠀ Делайте ему комплименты, и поддерживайте его в благородных делах

Публикация от Наиля Зиганшина (@nailya_ziganshina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100