Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслим башлыгы Рамил Муллин - хаҗда: "Аллаһ рәхмәте белән шушы сәфәрләрне үттек"

Бүген, ягъни 31 августта, Мәскәү вакыты белән 14.10 сәгатьтә "Казан" Халыкара аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Татарстаннан изге сәфәргә 1800 кеше барды. Алар арасында Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм аның тормыш иптәше дә бар иде.

news_top_970_100
Мөслим башлыгы Рамил Муллин - хаҗда: "Аллаһ рәхмәте белән шушы сәфәрләрне үттек"

Рамил әфәнде хаҗ кылудан алган хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.

- Хаҗ кылу мөселман булган кешегә фарыз гамәл. Аллаһ рәхмәте белән шул җирлеккә килеп, шушы хаҗ сәфәрләрен үтү зур куаныч булды. Күңел ризыгы, рухи ризык алып, мөселманнарның бергә гыйбадәт кылып, берсенә-берсе сәлам биреп, бердәмлекне күрсәтүе - чыннан да күңел өчен олы куаныч. Аллаһ рәхмәте белән шул сәфәрләрне үттек. Киләчәктә дә шул җирләргә килеп, рухи ризык алырга насыйп булсын, - дигән теләк җиткерде Рамил Муллин.

- Хаҗ гыйбадәтендә сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?

- Әллә нинди авырлыклар булды дип әйтә алмыйм. Беренче чиратта, нинди генә сәфәр була да, үз нәфесең белән көрәшү инде ул. Җитәкчеләр тарафыннан да, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, хаҗ турын гамәлгә ашыручылар тарафыннан бик зур оешканлык күренә. Кунакханәдә яшәү, ашату, автобуслар белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгән. Аларга бик зур рәхмәт. "Әл-Харам" мәчетенә якын урнашу (дөньядагы төп һәм иң зур мәчет, өске ихатасында исламның иң изге Кәгъбәсе урнашкан - ИТ.) да зур куаныч. Көн саен җәяү барып, гыйбадәт кылып кайту мөмкинлеге бар.

- Белүемчә, 2009 елда сез беренче тапкыр хаҗ кылган идегез, бу сезнең икенче хаҗыгыз. Беренче һәм икенче хаҗны чагыштырып карасагыз, нинди аермалар бар?

- Һәр сәфрнең үз үзенчәлекләре бар инде. Күңелгә ятышлысы шул: Мәккә шәһәрендә зур үзгәрешләр, бик зур төзелешләр, "Әл-Харам"ның зураюы. Дөньядагы мөселманнарның артуы аркасында Согуд Гарәпстанының әлеге мәчетне зурайтуы куаныч. Кеше килгәч, тиешле рәвештә гыйбадәтен кылырга, бер-берсенә сәлам бирергә тиеш. Моның өчен зур мөмкинлекләр ачылган. Әле төзелеш бара. Ул 2030 елда тәмамланырга тиеш. Киләчәктә мәчет төзелеп беткәч тә аны күрергә Ходай насыйп итсен.

Автобус белән тәэмин итү мәсьәләсендә, оештыру, бару-кайту мәсьәләләрендә дә үзгәрешләр бар. Оештыручыларга уңышлар телисем килә.

- Сез быел тормыш иптәшегез белән хаҗ кыласыз. Аның хисләре нинди?

- Әйе, мин быел тормыш иптәшем Сөембикә белән хаҗ кылам. Ул Мөслимдә табиб булып эшли. Ислам диненә килгәч, аның хаҗ кылу теләге булды һәм дәүләт җитәкчелеге ярдәме белән дә, шул сәфәргә бару насыйп итте. Аның өчен бу зур куаныч. Беренче тапкыр гомереңдә "Әл-Харам" мәчетен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм мәчетен күрү, аларда гыйбадәт кылу, хаҗ җирләрен, Гарәфә җирләрен күрү, әлбәттә инде, ул зур хисләр. Иптәшем белән көн саен фикерләребез белән бүлешәбез, аралашабыз. Әти-әнием дә дога кылып тора. Алар белән дә, балаларым белән дә бирегә килергә насыйп булсын. Бу безнең гаиләбез өчен зур куаныч. Дәвамлы булсын!

- Сер булмаса, Гарәфәдә нинди догалар кылдыгыз?

- Беренче чиратта иминлек. Кайсы гына дәүләттә яшәсәк тә, кем белән генә эшләсәк тә, кешенең шәхси дөньясы ул иминлек тәэмин итүдән гыйбарәт. Бу дөньяның да, ахирәтнең дә иминлеген тәэмин итү. Нинди генә авырлык килсә дә, Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык сынаулар бирмәсен. Дәүләтебезгә, дәүләт җитәкчелегенә, халкыбызга иминлек теләп, матур итеп тормыш кылырга насыйп булсын. Булганына шөкер кылып, бу дөньяның да, ахирәтнең дә куанычын күрергә насыйп кылсын!

- Догаларыгыз кабул булсын!

- Амин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100