news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү үзәгендәге янгында алты кеше һәлак булган

Никитский бульварындагы 7 катлы йортта чыккан янгынны иртән сүндергәннәр. 

news_top
Мәскәү үзәгендәге янгында алты кеше һәлак булган

Мәскәүдә, Никитский бульвардагы йортта чыккан янгында алты кеше һәлак булган. Бу хакта “Интерфакс”ка үз чыганагы аркылы билгеле булган.

“Хәзерге вакытта алты кешенең һәлак булуы турында мәгълүмат бар”, - дип яза агентлык.

Алдарак Никитский бульварындагы 12 йортта чыккан янгында дүрт кеше һәлак булды дип хәбәр иткәннәр иде Мәскәү буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Янгын мәйданы 750-1000 квадрат метр. Бинаның 5 һәм 6 катларындагы аралык ишелгән. Янгынны сүндергәннәр.

“Интерфакс”ка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, янгын чыккан 7 катлы йорт 1914 елда төзелгән булган. Корылманың гомуми мәйданы якынча 18,5 мең квадрат метр. “Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге торак йорт мәдәни мирас объектлары исемлегенә керми”, - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар