news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү янындагы һәлакәт корбаннары арасында Башкортстан кешеләре дә бар

Кичә Мәскәүдән Орск шәһәренә таба очарга чыккан самолет, берничә минуттан соң ук һәлакәткә очрады.

news_top
Мәскәү янындагы һәлакәт корбаннары арасында Башкортстан кешеләре дә бар

Самолетта 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Алар барысы да урында ук һәлак булды.

71 кешенең гомерен өзгән авиаһәлакәт корбаннары арасында Башкортстан кешеләре дә булган. Мәскәүдә яшәүче Уфа кешесе һәлак дип “БСТ” хәбәр итте. Аның соңгы елларда Мәскәүдә эшләве билгеле, исеме турында мәгълүмат бирелмәгән.

Самолетта Межгорье шәһәре кызы 25 яшьлек Крискентия Алексеенко да бар иде, дип “Башинформ” яза.

Крискентиянең иптәш кызы "Межгорье" газетасы болай дип сөйләгән: “Ул бик ягымлы, игелекле кыз иде. Бергә музыка мәктәбенә йөрдек. Аннан соң ул гаиләсе белән күчеп китте, безнең аралар өзелде. Корбаннар исемлегендә “Алексеенко Крискентия Николаевна 01.10.1992“ дигән язуны күргәч, бик кыен булды”.

Белгечләр һәлакәтне һава торышы шартлары сәбәпле дә, кеше факторы аркасында да килеп чыгуы мөмкин дип фаразлый.

РФ Тикшерү комитетының рәсми каналында Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео урнаштырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар