Мәскәү янында һәлакәткә очраган самолетта беркем дә исән калмаган
Мәскәү – Орск рейсын башкаручы самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бекрем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".
ТАСС агентлыгы Тикшерү комитеты хәбәре буенча, 71 кеше һәлак булуы турында яза.