news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү янында 17 яшьлек студент кызны үтергәннәр

Мәскәү янында 17 яшьлек студент кызны үтергәннәр

news_top
Мәскәү янында 17 яшьлек студент кызны үтергәннәр
Хокук органнары Мәскәү янындагы Домодедово шәһәрендә булган котычкыч фаҗигане тикшерә. Кичә кич биредә 17 яшьлек студент кызны җәзалап үтергәннәр. 

Кызның гәүдәсен Светлая урамындагы фатирында тапканнар. "Кызның тәнендә пычак яралары, муенында каеш эзләре", дип яза матбугат чаралары. 

Полицияне кызның апасы чакырган. Ул өенә кайтканда сеңлесе инде үле булган. 

Кызларның әти-әнисе Ростовта командировкада булганнар, хәзерге вакытта алар ашыгыч рәвештә кайтып бара, диелә хәбәрдә.

Әлегә фаҗиганең детальләре ачыклана. Җинаятьченең кыз фатирына ничек кергәне билгеле түгел.

Быел кыз Мәскәү дәүләт техник университетына укырга кергән булган. Социаль челтәрдә аның соңгы язуы: "Сызым геометриясеннән елыйсым килә".

Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар