Мәскәү урамында танылган галим катып үлгән
Мәскәү урамында танылган галим катып үлгән
Танылган математик, шахмат федерациясенең мәртәбәле әгъзасы Эдуард Дубов Мәскәү урамында катып үлгән. Бу хакта Россия шахмат федерациясе хәбәр итә.
Галимгә кешеләр ярдәмгә килгән вакытта ул инде аңында булмый. Табиблар аның гомерен саклап калырга тырыша, әмма ул һәлак була.
Эдуард Дубов 1938 елның 27 апрелендә туган. Ул Мәскәү математиклары җәмгыятенең әгъзасы була. Бөтен гомере буена шахмат белән мавыга, рейтинг системасын төзү буенча казанышларга ирешә.