Мәскәү татарларының "Штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалеев: "Миңнеханов кушкач, авыр булса да, татарча сөйләшәбез"
Мәскәү татарлары "Штабы" координаторы Рөстәм Ямалеев, Татарстан Президенты белән очрашкач, башкаладагы татарларның туган телгә мөнәсәбәтләре үзгәрүе турында сөйләде. "Татар-информ"га интервьюсында ул шулай ук Татарстанда һәм Мәскәүдә татар теленең язмышы, милли хәрәкәт турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Фикрәт Табиев нигез салган "Штаб"
- Рөстәм әфәнде, башта аңлатып китсәгез иде - Мәскәүдәге "Штаб" дип аталган берләшмәне нинди максаттан оештырдыгыз?
Безнең "Штаб"ның ике максаты бар. Берсе – иң төп максат – Мәскәүдә татар телен, татар милләтен, татар кешеләрен бер-берсен аңласыннар өчен, аларны саклап, аралаштырып, сөйләштереп, берләштереп эш алып барабыз. Икенчесе - Фикрәт Әхмәтҗановичтан калган максат. Ул, егерме ел монда эшләгәч, Татарстан кадрлары башкалардан аерылып тора - тырыш, максатчан, көн-төн эшлиләр, үзенчәлекле кадрлар дип әйтә иде. Шуңа күрә Казан кадрларын берләштереп үстерергә тырышты.
Фикрәт Әхмәтҗанович инде дүрт ел безнең арада юк. Аның эшен без хәзер дә дәвам итәбез. Бу эшнең нәтиҗәсе бар. 20 ел эшлибез бит инде. Шул вакыт эчендә безнең оешмада аралашкан кешеләр арасында юристлар күп иде. Аларның күбесе судья булып эшли, прокурорлар бар. Әлеге структураларда 10-20 ел элек безнең "Штаб"тан чыккан кешеләр бик күп. Алар үзара аралашалар. "Штаб"та шундый пласт бар без аны "Офицерский клуб" дип атыйбыз. "Штаб" медицина кешеләренә дә бик зур файда булды. Күп кенә егет-кызлар Казан медицина институтын бетереп безгә киләләр. Без аларны җыеп, баш табибларны, академикларны чакырып, үзара аралаштырып, таныштырып, берләштереп эш алып барабыз.
Шулай ук, коммерсантларны да җыябыз. Татарларның, татар милләтенең бер-берсе белән аралашасы килә. Безнең нәсел хәтере бар, тарих, менталитет бер. Шуңа бизнеста аралашканда да күбрәк татарлар үзләренә дуслар итеп татарларны җыя.
Без шушы кешеләрне татар концертларына чакырабыз, татар чараларында катнаштырабыз. Шуңа да без бербөтен кебек.
"Татар егетләре мөселман булсын өчен эш алып барабыз"
- Сез "Штабта" танылган кешеләр белән очрашулар оештырасыз. Хәзерге вакытта тагын нинди проектларыгыз бар?
- Мәсәлән, без ел саен кешеләр, ниндидер вакыйгалар турында фильмнар төшерәбез. Безнең 2017 елда 20 фильм чыкты, алар youtube каналында. "Ак Барс", "Рубин" килгәндә фан-клубларын оештырабыз.
Билгеле кешеләр белән очрашулар уздырабыз. Мәсәлән, армия генералы Гәрәев, Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым белән.
Без Рамазан аенда бик актив эшлибез. Гадәттә, Мәскәүдә яшьләр белән ун ифтар уздырабыз. Кешеләр ифтарга уйлары, фикерләре белән әзерләнеп килсеннәр өчен, бер ай алдан чара уздырабыз. Ифтарның нәрсә икәнен күп кеше белми, эчтәлеген аңламыйлар. Без боларны аңлатабыз.
Мәскәүдә алты ел инде "Беренче намаз" дигән акция уздырабыз. Кварталга бер тапкыр мөселманнарны җыябыз. Намаз укымый торганнарга мәҗбүри кушмыйбыз, үзләре теләгәнчә киләләр. Хәзрәтләр намаз нәрсә, милләт нәрсә икәнен аңлата. Күпчелек мөселманнар дин турында аз белә: мөселман ничек аерыла, нинди төп принциплары бар һ.б. белмиләр.
Безнең "Штаб"та аерым идеология бар дип уйлыйбыз. Яшьләргә үзебезнең фикерләрне җиткерәбез, алар белән сөйләшәбез. Алар мөселман булсын дип телибез. Татар егетләре мөселман булсын дип, шул юнәлештә эш алып барабыз.
Сабан туйларында катнашабыз. Быелгы Сабан туенда бик кызыклы ярыш – суда ишкәкләр белән регата булды. Әзерлекле, бик зур көрәш булды. Безнең штабтан 300 кеше катнашты.
"Сабан туенда 200 мең кеше катнашканы юк иде әле"
Без инде 20 ел дәвамында Мәскәү Сабан туенда катнашабыз. Быелгы Мәскәү Сабан туена 200 мең кеше килде. Алай булганы юк иде әле. Безнең "Штаб" быел "Дустыңны алып кил" дигән акция үткәрде. Бездә 700 кеше, шуларның һәрберсе Сабан туена моңарчы бу бәйрәм турында белмәгән бер кешене алып килде. 700 кешене алып килеп, аларга татар мәдәниятен, фольклорын, көнкүрешен, татар уеннарын күрсәттек.
Идеологик эчтәлекле, югары дәрәҗәдәге чараларны бары тик Татарстан вәкиллеге генә үткәрә. Аларның үзләренең башка эшләре дә бар. Тик анда энтузиастлар, милләтне ярата торган, милләт дип яна торган кешеләр җыелган. Команда шундый, идеологик эчтәлекле. Алар Мәскәүдә барлык татарларны берләштерәләр, вәкиллек уздырган чараларда Мәскәүнең бөтен татарларын җыела. Әлеге чаралар бик масштаблы үтә.
"Спонсорларда ихтыяҗ юк - ифтарга булышырга теләгән бөтен кешене дә кертә алмадык"
- Кунаклар чакыру, фильмнар төшерү чыгымлы. Финанс мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Күз тимәсен, бездә мондый сорау хәтта тумый да. Безнең күп коммерция структуралары “Штаб”та барлыкка килде. Күпләрнең бизнес-проектлары “Штаб” белән бәйләнгән. Шуңа да акча кирәк булганда, чаралар узганда без хатлар җибәрәбез. Бигрәк тә ифтарга бик теләп булышалар. Быел исә булышырга теләгән бөтен кешене дә кертә алмадык. Ифтарга безнең аерым финанслар җыела. Күп кеше шалтырата, әмма без кайчак: "Катнашырга мөмкинчелек юк, башка җирдә катнашыгыз", дип әйтәбез.
"Татар телен атнасына ун сәгать итеп тә була, ләкин иң мөһиме - теләк"
- Сез беләсездер бит, бездә тел мәсьәләсе аеруча кискенләште. Мәскәү татарларны телне беләме? Телне саклау максатында нинди чаралар үткәрелә?
- Татарстанда – "сездә" дип сөйләшәбез инде. Сездә – бер хәл, бездә – Мәскәүдә икенче хәл. Казанда төп акцентны укытучыларга ясарга кирәк иде. Татарстанда хәзер "до и после". Сездә эшләнеп бетмәгән эшләр булгандыр. Минем уйлавымча, сез моңа әзер булмагансыздыр. Шулай бит?! Сезнең хәзер "нокаут", боксерлар яталар бит биш минут, аңына килә алмыйча.
Бүгенге көндә Татарстанда милли хәрәкәт "нокаутта"дыр мөгаен, әле нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Ләкин хәзер җыелырга, игътибарны тупларга кирәк. Бу безгә мобилизация өчен, җыйналу өчен бер этәргеч. Бер куркыныч нәрсә дә булмады. Бу укытучыларны "алар дөрес эшләмәделәр" дип тәнкыйтьләү җиткәндер инде. Хәзер бу проблемаларга игътибарны тупларга кирәк, укыту методикасын үзгәртергә кирәк.
Без бит Мәскәүдә торабыз. "Укытучылар беренче класстан ук сөйләшергә тиешләр, татарча сөйләшегез. Өйдә ничек сөйләшәсез, күршеләр белән ничек сөйләшәсез, нәрсә ул татар теле, нәрсә ул татар милләте, сез үзегезнең татар милләте кешеләре икәнен аңлыйсызмы, сезнең башта, канда шул аңлау бармы? Татар телен яратып укысыннар, татар теле дәресләрен көтеп, кызыксынып укысыннар". Андый киңәшләр бирергә без оста.Әмма татар телен атнасына 10 сәгать итеп тә куярга була, ләкин эчтә теләк булырга тиеш. Ярату булсын, ихтыяҗ булсын. Ә ихтыяҗ ничек барлыкка килә? Шул ук идеология, гаиләдән, укытучылардан тора. Мәсәлән, Казанда ни өчен элмә такталар татарча түгел? Ичмасам яртысы булса да? Бик сирәк җирдә татарча исемнәр күрдем мин. Бу бит безнең Татарстан.
Моның өчен без бик борчылабыз. Сездә мәктәпләрдәге сәясәт кирәгрәк. Тагын да күбрәк - ике тапкыр күбрәк татар мәктәпләрен ачарга кирәк, аларның методикаларын үзгәртергә.
Бөтендөнья татар конгрессында бик актив, сәләтле кешеләр эшли. Яшьләр буенча Тәбрис дигән егет бар. Аның уйлары, фикерләре бик перспективалы, эчтәлекле. Шундыйлар кирәк безгә! Аларның мәктәпләргә йөреп, укучылар белән сөйләшеп, идеология бирүе, күндерүе кирәк. Хәзер Казанда мәктәпләрдә балалар белән шундый эш алып барырга кирәк.
"Мәскәү: бер генә татар мәктәбе бар, аның да исеме генә татар мәктәбе"
Егетләр, кызлар бер класста җыелышып, сөйләшеп, татар телен өйрәнеп, бергә уртаклашып яшәсеннәр иде. Мәсәлән, татарлар ВУЗлардагы тулай торакларда бер кат булып аерым яшәсеннәр. Шунда татарча сөйләшеп торсалар, ул да бер фактор булыр иде.Безгә шәхси татар мәктәпләре ачуны Мәскәүдә рөхсәт итмәячәкләр. Ләкин һәрбер рус мәктәбендә татар класслары булсын иде.
"Безнең зур хыял: Мәскәү янында татарлар коттедж бистәсе төзү"
"Татар телен Мәскәүдә онытмыйбыз, саклыйбыз, киләчәк буыннарга да тапшырырбыз"
Мәскәүдә ике татар балалар бакчасы бар. Безнең бик күп бизнесменнар татар милләте турында кайгырта. Кешеләрне азрак уятырга кирәк. Киләчәктә татарча балалар бакчалары да яслеләр дә булачак.
Уникаль әйбер – Татарстан вәкиллеге каршында яшьләр советы оештырдылар. Рөстәм Нургалиевич килгәч, аңа бик зур бәя бирде. Вәкиллек каршында оешкан Татарстан якташлыгы җәмгыяте дә бар. Анда 5 мең тирәсе кеше. Безнең күп кешеләр шул якташлыкта, үзем - президиумда.