Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү Сабан туе: Фәрит Мөхәммәтшиннан чүлмәк вату, татар теле дәресләре, яулык чигү һәм Элвин Грей

Меңләгән башкала халкын һәм кунакларын бер мәйданга җыеп, Мәскәү Сабан туе узды. Иртәдән башланган бәйрәм чаралары төнгә кадәр дәвам итте. “Коломенское” музей-тыюлыгында балалар, яшьләр, эшмәкәрләр өчен, тагын мәдәни, тарихи, спорт, тамак ялгау, сату-алу зоналары оештырылган иде. Һәрберсендә халык кайнашты, үз күңеленә хуш килгән шөгыль табып, рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм итте.

news_top_970_100
Мәскәү Сабан туе: Фәрит Мөхәммәтшиннан чүлмәк вату, татар теле дәресләре, яулык чигү һәм Элвин Грей

Башкала Сабан туенда Татарстан Республикасын Яр Чаллы шәһәре мәдәният бүлеге тәкъдим итте. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның мәскәүлеләргә бәйрәм котлавын Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне саклап яшәгәннәре өчен мәскәүлеләргә, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Милли спорт уеннарында катнашып, ул күзен бәйләп чүлмәк ватты. 

Традиция буенча, Татарстаннан читтә узган сабан туйларына берәр муниципалитет "җаваплы". Башкала сабан туена Чаллы мэры Наил Мәһдиев килгән иде. Умарта оясыннан кәрәз алып, ул кунакларны бал белән сыйлады.

Мәйданның төп сәхнәсендә Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан йолдызлары чыгыш ясады. Шулар арасыннан – Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина һәм фестивальнең хедлайнеры Элвин Грей.

Фото: instagram.com/elvin_grey_music/

Балалар татар телен арифметика ярдәмендә өйрәнде, яшьләр пар эзләде

“Зирәкләр йорты” зонасында Мәскәү диния нәзарәте үз чатырында имам белән "туры микрофон" үткәрде. Биредә намаз уку өчен ир-атларга аерым, хатын-кызларга аерым чатырлар урнаштырылган иде. Башкалада уңышлы эшләп килгән “Умарта” татар теле мәктәбе дә шунда ук эшли. Аларның чатырына кунакларны Шүрәле белән Сарык чакырып торды. Бу чатырда менталь арфиметиканы татар телендә алып барулары, шул рәвешле телгә дә, зирәклеккә дә өйрәтүләре турында сөйләделәр.

Ачык һавада урнаштырылган кинотеатрларда “Татармультфильм” белән “Союзмультфильм” үз продукцияләрен тәкъдим итте. Робототехника, дроннар очыру һәм башка мастер-класслар эшләде, халык әкиятләре буенча квестлар оештырылды. Талантлы балалар исә биредәге сәхнәдә үз осталыклары белән чыгыш ясады.

Ә яшьләр зонасында “тиз очрашу” форматында үзара танышу чарасы узды. Этно Fasion чатырда макияж ясарга, яулык бәйләргә өйрәттеләр. Биредә шулай ук альтернатив музыка фестивале узды.

Алтын җепләр белән түштамга чиктем

“Татар-информ” хәбәрчесен яшьләр зонасындагы бихисап күп мастер-классларның берсендә экокүннән түштамга ясарга өйрәттеләр. Букчалар, яулыклар, түбәтәйләр һәм милли бизәнү әйберләре чигү белән шөгыльләнүче Айгөл Сөнәгатова Мәскәү Сабан туена Казаннанкилгән. 

“Биредә беренче генә катнашуыбыз әле, Сабан туе кунакларына берничә мастер-класс әзерләп алып килдек, шулай ук мәскәүлеләргә үзебез чиккән сумкаларны да тәкъдим итәбез”, – диде Айгөл. 

Түштамга ясау алай ук ансат түгел булып чыкты. Төгәллек, сабырлык һәм үз эшеңә гашыйк булуны сорый. Безнең өчен инде кирәкле бар әйбер әзер иде – киергегә күн кигертелгән, милли бизәк төшерелгән, түштамганың инәсе куелачак өлге кисеп, ябыштырылып куелган. Иң әүвәл алтын җеп ярдәмендә тамбурлы чигү белән бизәк ясадык. Аннан тамчы формасындагы ялтыравык ташны тегеп куйдык. Соңыннан француз җөе ясарга өйрәндек, бу ысул лалә чәчәге бизәген матурлау өчен кирәк булды. Шушы эшләр тәмамлангач, күнне киергедән чыгарып, бизәкне кисеп алдык һәм энә куелган өлгегә җилем белән ябештердек. Нәтиҗә – күз явын алырлык алтын җепләр белән чигелгән милли түштамга!

“Телевизордан караган бар иде, инде үз күзем белән күрдем”

Асия Фәсхетдинова, Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре (сулдан икенче), ире һәм туганнары белән килгән:

– Шушы яшемә җитеп, Сабан туенда менә беренче тапкыр гына катнашам. Мәскәүдә татар халкының милли бәйрәмен бу кадәр зурлап үткәрүләрен белми идем әле. Бик ошый, күңелемне яшьлек хисләре чолгап алды. 

Тумышым белән Мәскәү ягыннан, рус мохитендә үстем. Ләкин балачагымда, яшь чакларымда авылга барганым бар иде. Менә бүген Татарстаннан килгән музейларда, борынгы татар авылларын тасвирлаган чатырларда йөреп, шул хатирәләрне яңарттым. 

Бигрәк тә артистлар ошады – милли киемнәрдә, гармун уйнатып, халык арасында йөрделәр. Апамның кызы да килде безнең белән, ул Мәскәүнеке, ул да мөкиббән китеп тамаша кылды. Җаным күбәләктәй очып, хисләнеп йөрим Сабан туенда.

Марина Юняева, Мәскәү өлкәсе, Люберцы шәһәре:

– Мин үзем белорус. Ирем татар, шуңа күрә Сабан туе безнең гаилә өчен ят түгел. Быел инде менә өченче ел рәттән киләбез бәйрәмгә. Елдан-ел зуррак масштабта уздырыла. Бүген рәхәтләнеп милли уеннарны, татар-башкорт авылларын карадык. Бәйрәмне күңел биреп, зур тырышлык белән оештырганнар.

Лилия Шилгалене, Мәскәү:

– Мин рус милләтеннән, Йошкар-Ола шәһәрендә туганмын, шуңа да исемем татарларга якын – Лилия. Ирем Йохан – Израильдән. Сабан туенда беренче тапкыр катнашабыз. Моңа кадәр телевизордан репортажлар караганыбыз, әлеге бәйрәм турында ишеткәнебез бар иде. Быел менә үзебез дә килергә булдык. Биредәге милли музыка, халыкның шулкадәр рәхәтләнеп күңел ачуын күрү, үзебезнең дә әлеге эмоцияләрдә коенып йөрүебез җанга рәхәтлек бирә. Иремнең тамырлары Үзбәкстан якларыннан, шуңа күрә аңа татар мохите, татарларның кунакчыллыгы, ачык күңеллелеге бик якын.

Башкортларда келәм суктык, татарларда бал ашадык

Сабан туенда ике күрше республика үз тарихын, мәдәниятен, милли мирасын чагылдырган утарлар ясаган иде. Татар авылында кунаклар әби-бабаларның ничек итеп мичтә чүлмәк пешергәннәрен, мич артына яшеренгән юыну бүлмәсен, ничек бишек биләгәннәрен, җон эрләгәннәрен, мунча якканнарын, кунаклар кабул иткәннәрен карады. 

Татарстанлылар Мәскәүгә чып-чын умарта, кәрәзле бал да алып килгән иде. Ә Башкортстан аланында келәм суктылар, каз мамыгыннан тукыма ясадылар, уктан аттылар.

Көрәштә абсолют батыр булып Яр Чаллы егете Рамис Гыйләҗетдинов калды. Ул үз шәһәрендә узган бәйрәмдә дә төп бүләккә ия булган иде.

Мәскәү Сабан туе федераль масштабта узачак

2020 елда Мәскәүдә федераль Сабан туе узачак. Ул Татар АССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә багышланачак.


Мәскәү Сабан туендагы концерттан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100