news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус эпидемиясенең кайчан бетәчәген әйтте

Россиядә беренче вакцина эшләнде һәм теркәлде, якын арада аның аналоглары да барлыкка килер дип уйлыйм, диде Мәскәү мэры.

news_top
Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус эпидемиясенең кайчан бетәчәген әйтте
pixabay.com/ru

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять ярты ел дәвамында тулысынча хәл ителергә мөмкин. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

«Киләсе берничә айда, күп дигәндә бәлки 6 айда, без коронавирусны тулысынча җиңәчәкбез, дип ышанам. Россиядәге, Мәскәүдәге галимнәр, дөнья галимнәре бу юнәлештә эшли. Нәтиҗәле вакцина, медикаментлар, медицина технологияләре уйлап чыгаралар. Болар барысы да берьюлы барлыкка килә һәм үсә. Россиядә беренче вакцина эшләнде һәм теркәлде, якын арада аның аналоглары да барлыкка килер дип уйлыйм», — диде Сергей Собянин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар