news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү мәктәбендә укучы кызның корсагына сыйныфташы пычак кадаган

Мәскәү мәктәбендә укучы кызның корсагына сыйныфташы пычак кадаган

news_top
Мәскәү мәктәбендә укучы кызның корсагына сыйныфташы пычак кадаган

Мәскәүдә балигъ булмаган кыз баланың корсагына пычак кадаганнар. Яралы кызны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

25 мартта Мәскәү мәктәпләренең берсендә гадәттән тыш хәл була. Тикшерү версиясе буенча, бу баланы мәктәптә сыйныфташ кызы пычак белән яралаган. Имгәнгән кыз бу хәлне укытучылардан һәм калган сыйныфташларыннан яшергән. Кич белән өйгә кайткач аның әнисе яраны күреп алган.

Хәзерге вакытта мәктәп хезмәткәрләрен, сыйныфташларын, аларның әти-әниләрен сораштыралар. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар