news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү мәктәбендә сакчы ир-атны бер хатын чәнчеп үтергән

Уку йортында бер ир-ат һәм ике хатын-кыз табын корып, 8 мартны бәйрәм итеп утырган.

news_top
Мәскәү мәктәбендә сакчы ир-атны бер хатын чәнчеп үтергән
https://pixabay.com/

Мәскәүнең көньягындагы бер мәктәптә сакчы ир-атны үтергәннәр. 49 яшьлек Али Б. га 26 яшьлек хатын-кыз пычак кадаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, сакчы ир-ат ике хатын-кызны мәктәпкә чакыра. Алар уку йортында 8 мартны бәйрәм итәргә җыена. Бу кешеләр табын корып, салгалап утыра. Бер мизгелдә Анжелика исемле хатын белән Али талаша башлый. Кыз пычак ала һәм ир-атның күкрәгенә кимендә алты тапкыр пычак белән кадый. Ир-атның аркасы һәм күкрәк читлеге яралана. Ул урында ук үлә.

9 мартта төнге икеләр тирәсендә полициягә Виктория исемле хатын-кыз шалтырата. Ул мәктәптә сакчы ир-ат яралануын әйтә. Аның сүзләренчә, бу кешене хатыны үтергән. Хатынны тоткарлыйлар. Аңа карата җинаять эше ачылган.

«Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче хатын тоткарланды. Тикшерү эшләре бара», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар