Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов коронавирус белән авыруы турында сөйләде

Илдар Аляутдинов дистанция сакларга һәм битлек кияргә кирәклеге турында искәртә.

news_top_970_100
Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов коронавирус белән авыруы турында сөйләде
Рамил Гали

Мәскәү мөфтие, Мәскәү Мемориаль һәм Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, баш имамы Илдар Аляутдинов коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Безгә дә ковид килде. Озакка булмас дип өметләнәм», — дип яза ул.

Илдар Аляутдинов видеода авыруы, шуңа күрә күптән элемтәгә чыкмавы турында әйтә. «Берникадәр вакыт, кызганычка каршы, авырыйм. Ковид минем гаиләмә дә килде. Кайсыбер көннәр бик авыр булды, диагнозны да шунда ук куймадылар. Ниндидер симптомнары булды, ләкин мин азакка кадәр «бәлки ковид түгелдер, гади ОРВИ я грипптыр дип уйладым. Ләкин COVID расланды», — дип сөйли мөфти.

Хәзер мөфтигә көчле дарулар биргәннәр. «Иншаллаһ, бар да яхшы булыр. Догада торыгыз», — ди ул.

Мөфти соңгы вакытта кешеләрнең бу авыруга бик җиңел карый башлавын да искәртә. «Дистанция сакламыйлар, иңбашка-иңбаш, үкчәгә-үкчә якын торалар, кочаклашалар, кул кысышалар», — ди ул.

Мөфти сүзләренчә, авыру бик җиңел һәм бик тиз иярә, шулай итеп «авыру якыннарыгызда, гаиләгезгә дә керә»,  ди ул. 

«Дистанция тотыгыз, битлек киегез, кочаклашудан, күрешүдән тыелыгыз. Барысы да Аллаһ кодрәтендә, үзегезне саклагыз», — дип өнди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100