Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендә тартмаларга салынган ир-ат һәм хатын-кыз мәетләре табылган

Ир-атның үкчәләре кисеп алынган булган.

news_top_970_100
Мәскәү өлкәсендә тартмаларга салынган ир-ат һәм хатын-кыз мәетләре табылган
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәрендә торак йортның унөченче катындагы тартмада мумиягә әверелә башлаган ир-ат мәете табылган. Аның үкчәсен кисеп алганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Шушы ук йортның подъезды янында соңрак хатын-кыз мәете табыла — ул башка тартмада була. Мәет салынган тартманы парковкада тора торган «Газель» эченә яшергәннәр. Машина кузовында ампутацияләнгән үкчәләр дә табыла.

Якынча версия буеча, бу кешеләрнең икесен дә өч ай чамасы элек үтергәннәр. Алар — бу йортта фатир арендалап яши торган яшь ир белән хатынның әти-әнисе. Алар арендалый торган фатирда тимер пычкысы табыла. Мәетнең үкчәсен шуның белән кисеп алганнар, дип фаразлыйлар.

Җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий әйткән.

Җинаятьтә шикләнелүчеләрнең шәхесләре дә ачыкланды. РЕН ТВ каналы мәетләр табылырга бер көн алдан видеокүзәтү камерасы төшергән кадрларны күрсәтте.

Видеода бер ир-атның подъезддан агач тартма алып чыгуы күренә. Берәүләр тартмада суыткыч, икенчеләр шкаф дип уйларга мөмкин. Тик беркем дә тартма эчендә кеше гәүдәсе дип башына да китерми. Яшь ир-ат кулдан ясалган табутны лифтта алып чыга, консьерж яныннан алып китә.

Бер ир-ат сәер машинага, аннары 13 нче катта ике метрлы табутка игътибар иткәч кенә, әлеге коточкыч җинаять турында билгеле була. Ул полиция һәм коммуналь хезмәтләрне чакыра. Башта подъезддагы тартманы, аннары микроавтобусны ачалар.

Бер версия буенча, әлеге кадрларда җинаятьтә шикләнелүче Александр Ткаченко һәм аның элеккеге хатыны сурәтләнгән. Нәкъ менә алар мәетләрне алып чыккан булуы ихтимал.

Күршеләре Александрны яхшы белә. Ул алты ел буена бу йортта фатир арендалый. Аның турында күршеләрнең бер өлеше яхшы, башкалары начар сөйли. Еш салгалый, төнлә кычкыртып музыка тыңлый, хисапларын түләми, диләр. Әҗәтләр барын белгәч, фатир хуҗасы арендаторга шалтыратып карый, тик трубканы алучы булмый. Аннары ул бирегә үзе килә.

Якынча белешмә буенча, Александр һәм аның хатыны мәетләрне яшерә алмыйсыларын аңлый. Аннары качалар. Хәзер аларны эзләү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100