news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендә күп катлы йортта шартлау вакытында ике кеше үлгән

Башта ир-ат мәетен, аннары бала гәүдәсен тапканнар

news_top
Мәскәү өлкәсендә күп катлы йортта шартлау вакытында ике кеше үлгән
https://50.mchs.gov.ru

Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендә тугыз катлы йортның сигезенче катындагы фатирда газ шартлаган. Ике кеше һәлак булган, тагын җиде кеше имгәнгән. Бу турыда РИА Новости экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, фатирда газ шартлагач стеналар ишелгән. Башта ир-ат мәете һәм исән бала табылган. Аннары икенче баланы тапканнар, ул аңсыз булган.

«Химкида шартлау нәтиҗәсендә дүрт кеше имгәнде, аларның икесе урында һәлак булды», — дигән агентлык чыганагы.

Мәрхүмнәрнең берсе 3 яшьлек бала, имгәнгән балаларның берсе 12 яшьлек үсмер.

Шартлаудан соң, 12 квадрат метр мәйданда янгын булган. Якынча белешмә буенча, газ җиһазлары ватык булу, яки газ чыгып тору аркасында фаҗига килеп чыгу ихтимал.

Сигезенче һәм тугызынчы катлар арасында стеналар ишелгән, шартлау дулкыны өч фатирда тәрәзләрне ватып төшергән, дип хәбәр итте «Вести» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар