Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендәге торак йортта газ колонкасы шартлаган

Йортның бер подъезды җимерелгән.

news_top_970_100
Мәскәү өлкәсендәге торак йортта газ колонкасы шартлаган

Орехово-Зуево шәһәренең Гагарин урамындагы 31нче номерлы йортта бүген, 4 апрельдә, газ шартлаган. Бу турыда «Известия» хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә таралган фотолардан күренгәнчә, биш катлы йортның җимерелүе күренә. өченче каттан бишенче катка кадәр йорт ярылган. Йорт урталай бүленгән диярлек.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, әлеге йорттан кешеләрне эвакуациялиләр. Өченче каттагы фатирда газ колонкасы шартлаган. «Йорт кирпечтән төзелгән, биш катлы, дүрт подъездлы. Биредә яшәүчеләрнең барысы да эвакуацияләнә», — дип әйткәннәр министрлыкта.

Урында экстрен хезмәтләр эшли.

Шартлаудан соң янгын чыкмаган. Икенче подъезд бишенче каттан беренче катка кадәр җимерелеп төшкән. Бу турыда РИА Новости сайты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.  «Икенче подъезддагы фатирда газ колонкасы шартлаган», — дип сөйләгән агентлык чыганагы. 

Фаҗигадә бер кеше һәлак булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте. Алты кешене хәрабәләр астыннан табып алганнар. Шәһәр хастаханәсе мәгълүматы буенча, имгәнгән кешеләрнең өчесе реанимациядә ята. Йортның тышкы ягында хәрабәләр астында калган унбиш яшьлек үсмергә узып баручылар ярдәм иткән.

Урамда балалар мәйданчыкларында кеше булмау сәбәпле, корбаннар булмый калган. Йортта 80 фатир бар. 150 кеше үзләре чыккан, 50 кешегә коткаручылар ярдәм иткән. Тикшерү комитеты фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый, диелә бу хәбәрдә.

Фаҗигане күреп торган Алексей Муранов бу турыда «Росси 24» каналына сөйләгән.

«Мин тәрәзә янында басып тора идем. Шартлау дулкыны мине этеп җибәрде. Көндез берләр тирәсе иде. Башта берни аңлашылмады, машина шартлаган дип уйладым, төтен күп түгел иде. Аннары кешеләр йөгерешә башлады», — ди ул.

Үp-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, өй каршындагы балалар мәйданчыгында кешеләр булмаган. Йорт янында имгәнүчеләр юк, дип хәбәр итте «Вести» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100