Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендәге мәгарәдә турист балалар төркеме югалган

9-12 яшьлек балалар төркеме белән көн буе элемтә булмады.

news_top_970_100
Мәскәү өлкәсендәге мәгарәдә турист балалар төркеме югалган
https://pixabay.com

Бүген Мәскәү өлкәсендәге Сьяны мәгарәләрендә туристлыкка дип чыгып киткән балалар төркеме югалган. Бу турыда ТАСС агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, төркемдә ун кеше бар. Аларның сигезе балигъ булмаган балалар. Балаларга 9-12 яшь.

Төркем 17 декабрьдә көндезге унберләр тирәсендә Домодедово округында мәгарәгә кереп китә. Кичкә кадәр балалар белән элемтә булмый.

Соңрак ТАСС агентлыгы балаларның табылуын хәбәр итте.

«Балалар табылды. Алар үзләрен яхшы хис итә», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Балалар мәгарәне карталар буенча өйрәнеп йөргән. Бу уен кебек булган. Тик аннары төркем адашкан һәм җитәкче коткаручылар чакырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Сьяны мәгарәләре — таш чыгара торган куышлыклар, алар ясалма мәгарә булып санала. Биредә өйрәнелгән юллар 20 км чамасы тәшкил итә. Бу урында ак ташлы Мәскәүне төзү өчен чимал чыгарганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100