Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендә дүрт бала һәм бер хатын янгында үлгән

Мәскәү өлкәсендә дүрт бала һәм бер хатын янгында үлгән

news_top_970_100
Мәскәү өлкәсендә дүрт бала һәм бер хатын янгында үлгән
Мәскәү өлкәсенең Волоколамский районында янгын вакытында дүрт бала һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Фаҗига 7 октябрьгә каршы төндә Чисмен бистәсендә була. Өч яшькә кадәрге ике бала, биш яшьлек бала, бер яшьлек бала һәм 30 яшьлек хатын-кыз үлә, тагын өч кеше имгәнә.

Янгын 40 метр мәйданда була, аны 12 кеше сүндерә. Иртәнге бишенче яртыларда утны сүндереп бетерәләр.

Башлангыч версия буенча, электр үткәргечендә кыска ялганыш килеп чыккан һәм өйгә ут капкан. 

РЕН ТВ каналы фаҗига урыныннан видео күрсәтте.  

 

Янгын ике фатирны чолгап алган. Ул беренче каттагы фатирдан башланган. Шулай итеп беренче һәм өченче катта урнашкан фатирларда яшәүче гаилә кешеләре һәлак булган. Йорттан унике кешене эвакуацияләгәннәр. 

Мәрхүм өч бала өйдә үзләре генә була. Биредә яшәүчеләр сөйләгәнчә, балаларның әтисе ике ай элек үлгән. Әниләре исә балаларны бабалары белән калдырып чыгып киткән. Ләкин бабай балаларны фатирда бикләп калдыра, үзе танышларына китеп бара. Сабыйлар исә төтен исе белән агуланып үлә.

Икенче фатирда яшәүче 30 яшьлек хатын һәм аның өч яшьлек баласы да үлә. Аларны янгыннан алып чыкмакчы булалар, тик бала да, анасы да баскычта җан бирә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100