Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендә бер торакта сигез кеше янып үлгән

Һәлак булучылар барысы да теплицада эшләгән.

news_top_970_100
Мәскәү өлкәсендә бер торакта сигез кеше янып үлгән
Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Мәскәү өлкәсенең Раменское районындагы бер авылда коточкыч янгында сигез кеше янып үлгән. Бу турыда РИА Новости Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Башта бакча йортында дүрт кеше янып үлүе, аннары алты кеше икәне билгеле булды.

Унике тулырга егерме минутта тагын ике кеше мәете табылган. Шулай итеп барысы сигез кеше янып үлгән.

Янгын 240 квадрат метр мәйданны биләп алган. Хәзер коткаручылар хәрабәләрне актара.

Төбәк буенча экстрен хезмәтләр РИА Новости агентлыгына хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар Таҗикстан гражданнары.

«Комсомольская правда» сайты мәгълүматы буенча, янгын теплица хуҗалыгында чыккан. Биредә яшәүчеләр кара төтен күреп алгач, коткаручыларга хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитсә дә, ут корылманы минутлар эчендә чолгап ала.

Бер версия буенча, янгын кыса ялганыш аркасында килеп чыккан.

Биредә яшәүчеләр мәрхүмнәрнең рәсми булмаган мигрант булуын әйтә.

«Алар ике ел элек ачылды. Бирегә эшкә авыл халкын алмадылар, теләүчеләр булса да урнаша алмады. Нелегалларны җыйдылар, аларга тиеннәр генә түләделәр. Алар тәүлек әйләнәсендә эшләде, шул корылмаларда гына ашыйлар иде. Анда шартлар коточкыч. Фаҗига килеп чыгуы гаҗәп тә түгел», — дип сөйләгән биредә яшәүче Григорий исемле ир-ат.

РЕН ТВ каналы тагын бер хатын-кызның имгәнүе турында хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте җинаять эше ачылуын хәбәр итте. Малышево авылында теплица хуҗалыгында янгын электр үткәргече ватык булуы сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100