Мәскәү егете DJ Радик кызы белән төшкән фото күрсәтте
Җырчы шәхси тормышын Инстаграм битендә күрсәтергә яратучылардан түгел.
Бүгенге көндә җырчы DJ Радик һәм аның тормыш иптәше Сылу ике бала үстерәләр. Радик кызы белән төшкән фотосын Инстаграм битендә чыгарган.
«Минем кызым! Әти кызы!» — дип язган ул.
«Исеме ничек икән бу җимешнең?» — дип сораган бер инстачы.
«Амелия Радиковна», — дип җавап биргән башка инстачы.
«И кызчыкны кулга алып сөясе иде», «Матурлар», «Шәп», — дип язучылар да бар.