Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Гүзәлия белән Ләйсән Ветрова дуэт яздырган

«Яшисе килә!» җырына көйне Гүзәлия үзе язган.

news_top_970_100
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Гүзәлия белән Ләйсән Ветрова дуэт яздырган
«Татар-информ» архивы

Продюсер, җырчы, көйләр иҗат итүче Гүзәлия бәйрәмнәр алып баручы Ләйсән Ветрова белән дуэт яздырган. Яңа җыр «Яшисе килә!» дип атала. Аның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Гүзәлия үзе язган.

«Тормышның ыгы-зыгысы арасында, ничек гомер иткәне сизелми дә кала. Ә бу җырыбыз безне тормышның ямен, тәмен татып, аңлап, аның белән ләззәтләнеп яшәргә кирәклеге турында.

Әлеге җыр киң музыкаль мәйданнарга чыкмаган булса да, аны тыңлап караган кешеләр җырның ниндидер сихри көчкә иялеге турында әйтте. Чөнки ул моңсуланган вакытта кәефне күтәрергә, проблемалар булганда, алар алдында куркып калмыйча, алга атлап, аларны хәл итәргә ярдәм итәрлек көчкә ия диючеләр булды», — дип язган Гүзәлия.

Тамашачылар «бик матур җыр, бик матур дуэт», «бик шәп җыр», «афәрин, кызлар», дип комментарий калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100