Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Гүзәлия соңга калып көз турында җыр әзерләгән
Соңга калган җырны «һәрвакыттагыча искиткеч», дип бәяләгән тамашачы.
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче композитор Гүзәлия соңга калып көз турында җыр яздырган. Җырның соңарып тәкъдим ителүендә җитди сәбәпләр бар.
«Бу җырның исемен „Соңга калган сентябрь“ диеп атасам дөресрәк булыр… Чөнки җыр күптәннән әзер иде. Тормышымда булган авырлыклар, югалтуларга булу сәбәпле, мин аны чыгара алмадым… Шулай тиеш булгандыр. Ә инде сезнең күңелегезгә хуш килсә, килмәсә дә фикерләрегезне көтеп калам», — дип язган җырчы.
«Сентябрь» җырының сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Гүзәлия үзе язган.
Соңга калган җырны «һәрвакыттагыча искиткеч», дип бәяләгән тамашачы.