Мәскәүдә уртача хезмәт хакы күпме?
Социаль, телеком, фәнни-техник эшчәнлек, бизнес өчен хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы иң зур күләмдә арткан.
Быелның сигез аенда Мәскәү халкының уртача хезмәт хакы, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 9,4 процентка арткан. Бу турыда башкала мэриясенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Мосгорстат мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә бер айга уртача хезмәт хакы 81,8 мең сум тәшкил иткән.
Хезмәт хакы иң зур күләмгә арткан вазифаларны Мәскәүнең Икътисади сәясәт департаменты җитәкчесе Владимир Ефимов әйткән. Аның сүзләренчә, социаль, телеком, фә