Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә урам чараларын тыйдылар һәм мәктәпләрне ябачаклар

Бу чикләүләргә ихтыяҗ кимегәч тә алар тиз арада бетереләчәк.

news_top_970_100
Мәскәүдә урам чараларын тыйдылар һәм мәктәпләрне ябачаклар
pixabay.com/ru

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус COVID-19 аркасында өстәмә чикләүләр кертте. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

— Урамда массакүләм чаралар уздыру, ә биналар эчендә берьюлы 50дән артык кеше җыелганда төрле чаралар уздыру тыела;

— 21 марттан 12 апрельгә кадәр дәүләтнеке булган гомуми белем бирү мәктәпләре, спорт мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү оешмалары (башлангыч мәктәпләрдә кечкенә дежур төркемнәр оештыра алалар) ябыла;

— Өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк булмаган очракта фатирларыннан чыгып йөрмәскә киңәш ителә;

— АКШ, Бөекбритания, Европа Союзы илләреннән, Украина, Белоруссия һәм ЕС составына кермәгән Европа дәүләтләреннән кайткан гражданнар 14 көн өйдә карантинда булырга тиеш;

— Җир өсте транспортларында шоферлар билет сатмый башлаячак;

— Гражданнарга, шулай ук югары әзерлек режимы кертелүгә бәйле рәвештә эшчәнлекләре чикләнгән предприятиеләр һәм оешмаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

«Бүген кертелгән чикләүләр кирәкле булып тора һәм моңа ихтыяҗ кимегәч тә алар тиз арада бетереләчәк», — диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100