Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә туй вакытында кияүне һәм аның энесен атып үтергәннәр

Кияү егете кунакларның берсе белән бәхәсләшә һәм кәләш ягыннан килгән ир-атны үпкәләтә.

news_top_970_100
Мәскәүдә туй вакытында кияүне һәм аның энесен атып үтергәннәр
https://pixabay.com

Яңа Мәскәүдә 23 гыйнварга каршы төндә туй вакытында ике ир-атны атып үтергәннәр. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Җинаятьче машина тәрәзәсеннән аткан, аннары билгесез юнәлештә китеп барган», диелә әлегә расланмаган мәгълүматта.

Атудан имгәнгән ике ир-ат җитди яраланган һәм һәлак булган. Алар абыйлы-энеле туганнар. Берсе кияү егете, диелә «Вести» каналы хәбәрендә.

Әлеге фаҗига көнкүреш низагы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Җинаятьчене тоту өчен «перехват» игълан ителгән, җинаять эше ачылган.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, мәрхүмнәр Молдавиядә туган кешеләр. Кияү — 36 яшьлек Филипп, аның энесе 34 яшьлек Радик булган. Ир-атлар икесе дә Россия гражданнары. 

Туй бик купшы була, кунаклар күп җыела. Кияү егете кунакларның берсе белән бәхәсләшә. Ул кәләш ягыннан килгән ир-ат булуы ихтимал. Үпкәләгән кунак туйны ташлап китә. Аннары кара машинага утырып кире килә һәм атыш оештыра. Ул алты-җиде тапкыр ата, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100