Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә Третьяков галереясын су баскан

Биредә ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә залын да япканнар.

news_top_970_100
Мәскәүдә Третьяков галереясын су баскан
Илнар Төхбәтов

Мәскәүдә көчле яңгырлардан соң, Третьяков галереясын су баскан. Кырым валы урамында урнашкан бина идәннәрендә күлләвекләр җыелып тора. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шаһитлар музейдан фотолар һәм видеоларны социаль челтәрләргә куя.

Кадрларда бинаның түбәсеннән су агуы, идәндә су җыелып торуы күренә.

Музей хезмәткәрләре кешеләрне чыгарган, алар экспонатларны коткарырга маташа. 

Бүген музейдан чыгарылган кешеләр башка көнне түләүсез килә ала, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта «НЕНАВСЕГДА. 1968-1985», «Поколение XXI. Дар Владимира Смирнова и Константина Сорокина», «Скульптор Александр Рукавишников», «Война», «Выставка «Русская сказка. От Васнецова до сих пор», бер атна элек ачылган «Шедевры из Казани. От Рериха до Кандинского. К 100-летию Республики Татарстан» күргәзмәләре ябык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Это помещение с прохудившейся крышей, через которую льет дождь - не здание деревенского ДК в усть-пердюйске, это - Третьяковская галерея. Сегодняшний дождь стал причиной потопа в Третьяковке. Сейчас работники галереи пытаются защитить шедевры от наводнения. Редких посетителей, впрочем, это не особо смущает, и они продолжают рассматривать картины под умиротворяющий звук потоков льющейся воды. #третьяковскаягалерея #третьяковка #потопвтретьяковке #третьяковкузатопило #денегнетновыдержитесь

Публикация от FM (@funeralmoscow)

РИА Новости әлеге вакыйганың шаһитлары белән аралашкан. «Анда дүртенче катта шулкадәр көчле су басу булды. Мин Татарстанның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә идем, бик гаҗәпләндем. Залны бик тиз генә яптылар, безне чыгардылар», — дип сөйләгән бер ханым.

Тагын бер кеше «Зимняя сказка» күргәзмәсе янында да су тамуын сөйли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100