Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә рекорд: соңгы 70 ел эчендә иң күп кар яуган - видео

Мәскәүдә рекорд: соңгы 70 ел эчендә иң күп кар яуган - видео

news_top_970_100
Мәскәүдә рекорд: соңгы 70 ел эчендә иң күп кар яуган - видео
Бу ялларда Мәскәү карга баткан - соңгы 70 ел рекорды куелган. Кар көртләренең биеклеге 44 сантиметр тәшкил итә, дип яза Интерфакс агентлыгы. Моңа кадәр карт көртләре 38 сантиметр гына булган. Синоптиклар карт көртләренең тагын да үсүен фаразлый, алар 50 сантиметрга да җитәчәк әле, диләр.

Буран аркасында бик күп юк һәлакәтләре теркәлгән, юлларда бөкеләр хасил булган, дип яза ТАСС. Иң зур аварияләр Мәскәүнең Симферополь шоссесында булган, анда иллеләп машина бәрелешкән, тугыз кеше имгәнгән.

Кар аркасында "Аэрофлот" компаниясе 120лап рейстан баш тартырга мәҗбүр булган, 171 рейс кичектерелгән. Кешеләр Мәскәүдән Лондонда, Истанбулга, Бухарестка, Римга, Миланга, Хельсинкига, Таллиннга һәм шушы ук шәһәрләрдән Мәскәүгә оча алмыйча калган.

Бер тәүлек әчендә Мәскәүдән 800 мең кубометр кар чыгарылган. Бу кар төялгән 26 мең самосвал дигән сүз. Кар белән көрәштә 14 мең берәмлек техника эшли.

Кар әле дә ява, дип хәбәр итә синоптиклар. Ул иртәгә иртәнгә кадәр яварга мөмкин. Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә.

Кар патшалыгы фотолары социаль челтәрләрдә пәйда булды.





Ә Казанда иртәгә нинди һава торышы көтелә - моннан укыгыз. Синоптиклар кисәтү таратты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100