Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә машиналар кар астында калган, җәяүлеләр тездән кар ерып йөри - видео

Башкалада айлык норманың 40 проценты кадәр кар яуган.

news_top_970_100
Мәскәүдә машиналар кар астында калган, җәяүлеләр тездән кар ерып йөри - видео
Михаил Захаров

Мәскәүдә явым-төшемнең айлык нормасының 65 проценты кадәр кар яуган. Узган төн эчендә явым-төшем айлык норманың 40 проценты кадәр булган. Бу турыда синоптикларга сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Башкала халкы һава шартлары аркасында шактый уңайсызлыклар кичерә. Шимбә иртәсендә юлда бөкеләр 9 баллга җиткән.

Автомобильләр карт көртләре астында калган. Бу урыннан кадрларны да РЕН ТВ күрсәтте.

«Моннан чыгу реаль түгел», — ди ролик авторы. Ул җәяүлеләргә дә йөрү катлаулы булуын әйтә. Кар тездән булуын сөйли.

Мәскәүдә кар катламы биеклеге 1956 елгы рекордны узарга мөмкин. Хәзер ул 56 см тәшкил итә. Бу турында «Фобос» һава торышы үзәге белгече Михаил Леуска сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

https://ren.tv/news/v-rossii/801942-snega-po-koleno-obrushivshiisia-na-moskvu-zatiazhnoi-snegopad-pobil-rekord

«Мәскәүдә 56 см, бу быелгы кыш башыннан иң зур күрсәткеч, мондый кар катламы Мәскәүдә 2013 ел мартында булды. 13 февральгә Мәскәүдә кар катламы биеклеге буенча рекорд куярбыз, мөгаен. Ул 1956 елда 60 см иде», — ди Леус.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100