Мәскәүдә колагына операция ясаганда Әлмәттә яшәүче нәни кыз үлгән
Сигез яшьлек кызның колак яфрагын төзәтү өчен, кабыргасыннан алынган кимерчәкне кулланалар.
8 яшьлек кызга Мәскәүдә операция ясыйлар. Стоматология һәм казналык-бит хирургиясе Фәнни-тикшеренү институтында аның колак яфрагын төзәтергә тиеш булалар. Бала ата-анасы белән Татарстанның Әлмәт шәһәреннә килгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Баланың колак яфрагын кабыргасынннан алынган кимерчәк ярдәмендә төзәтергә тиеш булалар. Телеканал белешмәсе буенча, операция уңышлы уза. Тик бер мизгелдә баланың хәле китә һәм йөрәге туктый. Табиблар аны коткара алмый. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.