news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә күмәкләшеп сугышкан һәм кафега һөҗүм ясаган 25 кеше тоткарланган

Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.

news_top
Мәскәүдә күмәкләшеп сугышкан һәм кафега һөҗүм ясаган 25 кеше тоткарланган
Рамил Гали

Мәскәүдә полиция 25тән артык кешене тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча баш идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 24 июль төнендә Мәскәүдә күмәкләшеп сугышканнар. Билгесез затлар ир-атка һөҗүм иткән, аны кыйнаган һәм ул утырган автомобильгә зыян салган. Низагта 20-30 кеше катнашкан.

Тагын бер вакыйга Мәскәүдә «1001 төн» ресторанында булган. Кораллы бандитлар ресторанга бәреп кергән. Персоналга һәм килүчеләргә янап, кассадан 50 мең сум акча урлаган. Аннары алар чыгып качкан.

Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар