Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә хокук саклаучыларга аткан кешене үтергән мизгел видеога эләккән

Кичә кич башкала үзәгендә бер кеше үлде, биш кеше имгәнде.

news_top_970_100
Мәскәүдә хокук саклаучыларга аткан кешене үтергән мизгел видеога эләккән
https://www.tatar-inform.ru/

Кичә кичке якта Мәскәү үзәгендә бер ир-ат автоматтан ата башлый. Зур Лубянка урамында ФСБ бинасы янында атышта бер кеше үлә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, тагын биш кеше имгәнгән. Алар махсус хезмәт вәкилләре, икесе бик җитди травмалар алган. Якыннан узып баручы бер кеше дә имгәнгән.

Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, атучы кеше үтерелгән. Матбугат чараларында чыккан «һөҗүм итүчеләр өч кеше була, алар ФСБ бинасына кергән» дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Бу турыда «Беренче канал» хәбәр итте.

Соңрак «Татар-информ» агентлыгы РЕН ТВ каналына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ФСБ бинасы янында ут ачкан кеше Мәскәү өлкәсендә туган, аңа 39 яшь. Ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, 2015 елда фирмасын япкан.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул ату белән мавыккан, ярышларда призлы урыннар алган», диелә хәбәрдә.

Әлегә бу хәбәр рәсми рәвештә расланмаган.

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин йөкләмәсе буенча, хокук саклау органы хезмәткәрләренең гомеренә янау факты буенча җинаять эшен үзәк аппаратка тапшырганнар.

«19 декабрьдә кич белән Мәскәүдә Зур Лубянка урамында ФСБ бинасы янында бер ир-ат хокук саклау органы хезмәткәрләренә ата башлый. ФСБ хезмәткәре үлә, тагын биш кеше, шул исәптән бер гражданин төрле дәрәҗәдә травма ала. Җинаятьче ликвидацияләнде», диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Һөҗүм итүчене үтерү мизгеле видеога эләккән. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Роликтан күренгәнчә, җинаятьче кара киемдә, ул колонна артына качып тора. Бер мизгелдә аңа аталар һәм ул егыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100