Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдәге «Татар кызы» бәйгесендә җиңүчеләр: «Көндәшлек көчле булды»

16 август көнне Мәскәүдә «Татар кызы-2020» бәйгесенең төбәк этабы гөрләп узды. Нәтиҗәләр буенча киләсе этапта Мәскәүне — Динә Абдуллина һәм Мәскәү өлкәсен— Гөлмәрьям Смирнова тәкъдим итәчәк. «Татар-информ» хәбәрчесе алар белән якыннан танышып аралашты.

news_top_970_100
Мәскәүдәге «Татар кызы» бәйгесендә җиңүчеләр: «Көндәшлек көчле булды»

«Йолдызлык» фестивале минем өчен үзе бер мәктәп иде»

 Кызлар, иң башта сөйләп китегезче, сез кайдан? Ничек Мәскәүгә киттегез?

Гөлмәрьям Смирнова: «Мин талантларга бай Мамадыш шәһәреннән, мәктәпне кызыл дипломга тәмамладым. Балачактан иҗатны яраттым — Мамадыш сәнгать мәктәбендә фортепиано, вокал дәресләренә бик теләп йөрдем. Фигуралы шуу белән дә мавыктым. Вакытымны әрәмгә уздырмадым, Аллага шөкер. Әнием Мәдинә мине гел төрле бәйгеләргә йөртә иде. Мамадыш мәдәният йорты сәхнәсеннән төшмәдем, кыскасы. Күп еллар „Созвездие-Йолдызлык“ фестивалендә катнашып, призлы урыннар яуладым. Бу минем өчен һәрчак зур бәйрәм иде. „Йолдызлык“ фестивале балалар өчен үзе бер мәктәп. Әнием һәм әтием минем өчен зур терәк булдылар, аларга рәхмәтем чиксез.

2019 елда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтын кызыл дипломга тәмамлап, инде өч ел ГИТИСның М.Б.Борисов остаханәсендә белем алам».

Динә Абдуллина: «Ә мин тумышым белән Кукмара районы Нормабаш авылыннан. Әти-әни, әби-бабаларым да Кукмара ягыннан. Әти-әнием Байлангар урта мәктәбендә укытучылар, мин дә шул мәктәпне тәмамладым. Әнием Гөлфия КГПУның татар филологиясе факультетында укыган, хәзер башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әтием Васил тарих, җәмгыять, музыка дәресләре алып бара, укучыларны курайда уйнарга өйрәтә. Мәктәп елларында күп төрле фән олимпиадаларында актив катнашып килдем.

Өлкән сыйныфларда Россиянең төрле шәһәрләрендәге белем алу үзәкләрендә булдым. Мәсәлән, Сочидагы «Сириус» үзәге, Кырымдагы «Артек» лагере. Ә иҗатка килгәндә, аның белән кечкенәдән шөгыльләнәм: озак еллар Кукмара сәнгать мәктәбендә вокал дәресләренә йөрдем һәм «Выше радуги» ансамблендә җырладым. Җырлаудан тыш, үзлегемнән гитарада һәм әтием ярдәмендә курайда уйнарга өйрәндем. «Татар кызы» бәйгесендә дә бу сәләтләрем миңа нык ярдәм итте.

Экология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаганнан соң, минем алдымда илнең теләсә кайсы уку йортына имтиханнарсыз керү мөмкинлеге туды. Мин хыялымда күптән йөргән Мәскәү дәүләт университетының биология факультетының экология юнәлешен сайладым. Әлбәттә, бу адымны ясау дулкынландыргыч һәм катлаулы иде, тик мин бер тамчы да үкенмим. Университетымны яратам, монда уку миңа бик ошый. Мәскәү шәһәре дә хәзер күңелгә якын, яшәр өчен барлык шартлар да уңайлы. Пандемия вакытында ай ярым авылда әти-әнием янында булдым. Хәзер 2 курсны тәмамладым. Уку башлангыч этапларда бик катлаулы, үзләштерү өчен материал гаять күп иде. Тик кызыксыну һәм җаваплылык миңа бу авырлыкларны узарга ярдәм итте».

«Берле һәм икеле бишек, борма, үкчә-баш, чылбыр… »

Бәйгегә алдан ук әзерләндеңме?

Динә: «Бәйгегә махсус әзерлек белән килмәдем, әзерлек үзе аның кысаларында барды. Кастингка үзем турында сөйләр өчен кыскача мәгълүмат һәм иҗади номер — җыр әзерләгән идем, ярымфиналда курайда уйнадым. Интеллектуаль бәйге өчен тарих һәм данлыклы татар хатын-кызлары турында мәгълүмат белән таныштым.

Дусларым, туганнарым, әти-әнием, еракта булуларына карамастан, бәйге дәвамында миңа гел ышанып, көч биреп тордылар. Бу, әлбәттә, булышты. Ә костюмнар, чыгышлар әзерләүдә кызлар белән бер-беребезгә ярдәм иттек. Бәйге дәвамында һәрвакыт безнең янда булган оештыручыларга, бигрәк тә Зөһрә апа Абдюхановага мин бик рәхмәтле. Ул безнең юатучыбыз да, киңәшчебез дә, апабыз һәм дустыбыз да».

Бәйгедә нинди яңалыклар ачтың үзеңә?

Динә: «Минем өчен яңалык — ул татар биюе буенча мастер-класс иде. Үз эшенең остасы, кырык елдан артык биюче Рәдиф абый Яваев безгә бию хәрәкәтләрен җентекләп аңлатты. Берле һәм икеле бишек, борма, үкчә-баш, чылбыр… Безнең милли биюләребез шулкадәр бай, катлаулы һәм матур икән! Актерлык осталыгы дәресләре дә минем өчен күп яңалыклар ачты. Айнур абый Сафиуллин безне тәнебез, тавышыбыз, уебыз белән тулысынча рольгә бирелергә өйрәтте».

«Берьюлы өч номинациядә җиңүгә ирештем»

Гөлмәрьямның әнисе Мәдинә ханым әйтүе буенча, кызының инде февраль аеннан бирле өйдә күренгәне юк. Ләкин алар һәрвакыт элемтәдә. «Бөтен Мамадыш белән җан аттык, җиңүенә теләкләр теләп тордык, бәйгедә үзебез була алмасак та, онлайн-транляцияне дулкынланып карадык, кызыбыз белән горурланабыз», — ди Мәдинә ханым.

Гөлмәрьям, бәйге турында да сөйләп китче, нинди сынаулар аша үттегез?

Гөлмәрьям: «Кастинг 8 февральдә булды, ярымфинал март башында узды, финал апрельдә булырга тиеш иде. Ләкин пандемия булу сәбәпле, аны күчерделәр. Ул вакытта Мәскәүдә калдым, яшермим, авыррак иде, чөнки бөтен кеше өйдә, туганнары белән, ә мин ул вакытта тулай торакта яши идем. 

Татар кызы бәйгесенең программасы бик бай — мастер-класслар, бию, җыр, тарих һәм татар теле дәресләре, татар халык ашлары әзерләү, калфак чигү, экскурсияләр, танылган шәхесләр белән танышу. Барысына өлгер генә. Мәсәлән, калфакны бизәү буенча мастер-классны Мәскәү дизайнеры Светлана Габбасова алып барды. Шулай ук ТНТ каналының Танцы бәйгесендә җиңгән Илшат Шабаев белән очрашу, татар милли киемнәре тарихы белән танышуны Россия рәссамнарының иҗат берлеге әгъзасы, рәссам Наилә Җиһаншина алып барды.Оештыручыларга зур рәхмәт!

Ә мин исә берьюлы өч номинацияда җиңүгә ирештем:Халык гүзәле (Мәскәү), Иң иҗади татар кызы (Мәскәү) һәм иң мөһиме — Мәскәү өлкәсе буенча Татар кызы — 2020» исемен яуладым».

Көндәшлек көчле идеме соң?          

Динә: «Көндәшлек көчле булды, чөнки бөтен кызлар да бик сәләтле, тырыш, уңган һәм чибәр. Һичшиксез, бәйге бик гадел узды, моны теләсә кайсы катнашучы җөпли ала. Шулай озак бергә эшләү аркасында катнашучы кызлар белән дуслашып беттек, бер-беребезгә номерлар һәм костюмнар әзерләргә ярдәм иттек, татар теле, җыр осталыгын яхшыртырга булыштык. Мин үзем Милләткә иң тугры татар кызыһәм Татар кызы — 2020 номинациясендә җиңүче булдым».

Гөлмәрьям, синеңчә, татар кызы нинди булырга тиеш?

Гөлмәрьям: «Татар кызы үз милләтен хөрмәт итүче, халкының гореф-гадәтләрен саклап, аларны киләсе буыннарга һәм җәмгыятькә тапшыручы, сабыр, күркәм холыклы һәм эшчән кыз.

Һичшиксез, бу бәйге һәр финалистканың тормышында үзенчәлекле эз калдырды. Миңа калса, бу бик зур горурлык, шул ук вакытта безнең өчен җаваплылык».

«Беренче дәрестә борчылып, кеше килмәс дип, кайтып китәсем килгән иде»

 Динә, синең татар теле укытканыңны да ишетеп алдым. Кемнәрне укытасың?

Динә: «Укудан калган вакытымны Татар җәмгыятендә үткәрәм. Татар мәдәнияте үзәгендәге Идел ансамблендә җырлап йөрим. Яшьләр советы белән дә нык элемтәдә торам: университетта һәм онлайн режимда татар теле дәресләре укытам. Болар барысы да мине туган ягыма якынайта, милли мохит тудыра. Якташлыкның беренче җыелышына килгән көнне үк, миңа укытырга тәкъдим иттеләр. Татар мәктәбендә укыганымны белеп алганнар, күрәсең. Беренче дәрестә борчылып, кеше килмәс дип, кире кайтып китәсем килгән иде. Шөкер, дәрескә унбишләп укучы килде. Кызыксынучылар бар икән. Ә үзизоляция вакытында Вконтакте, Инстаграм челтәрләрендә онлайн укулар оештырдык».

Синең укучыларың төрле сәбәпләр буенча туган телләрендә сөйләшми торган кешеләрме, яисә кызыксынып килүчеләр генәме?

Динә: «Укучыларым төрле. Күбесе, чыннан да, рус мохитендә үсеп, телен югалткан татарлар. Араларында әтисе, я әнисе татар булганнары да бар. Укучыны кызыксындыра белергә кирәк дип саныйм, шул очракта гына төпле белем биреп була».

— Кызлар, Татарстанга кайту теләге бармы соң? Әллә Мәскәүдә калырга уйлыйсызмы?

Гөлмәрьям: «Планнарны сөйләргә бик ашыкмыйм, чөнки кешегә сүзләре буенча түгел, ә эше һәм уңышлары буенча бәя бирәләр.

Туган җиремне, Татарстанымны бик яратам. Шуңа карамастан, хәзерге вакытта күңелемә Мәскәү якын, ул да мине якын итсә, мин бик шат булыр идем».

Динә: «Укып бетергәч, тормыш юлымны коруның берничә варианты бар һәм әлегә мин берсенә дә ныклап туктамыйм. Аллаһ боерса, вакыты җиткәч, шул чактагы мөмкинлекләр һәм теләкләрдән чыгып, хәл итәрмен».

Сүз уңаеннан, быел «Татар кызы -2020» Үзбәкстанда үтәргә тиеш иде. Пандемия булу сәбәпле, ул киләсе елга күчерелде. Ә кызлар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен киләсе елга Үзбәкстанда яклаячаклар. Уңышлар аларга!

                                                                      

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100