news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдәге коточкыч һәлакәттән соң Татарстан кызы үлгән

Җимерек машинадагы ир белән хатынны коткаручылар тимерләрне кисеп алган.

news_top
Мәскәүдәге коточкыч һәлакәттән соң Татарстан кызы үлгән
23 июньдә Мәскәүдә коточкыч юл һәлакәтенә очраган Чаллы кызы үлгән. Бу турыда "Вести Камаза" хәбәр итте.

Лия.Г. соңгы берничә елда башкалада яши торган булган.

Авариядән соң, кешеләрне җимерек машинадан коткаручылар алган. Имгәнгән ир белән хатынны хастаханәгә озатканнар. Табиблар тырышуына карамастан, хатын дүрт көннән җан биргән. 

29 июньдә Лияне Чаллыда җирләгәннәр. 

Хатыны белән авариягә эләккән ир хәзерге вакытта реанимациядә ята, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар