news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдәге иң борынгы мәчеттә көндезге намаз вакытында мөәзин үлгән

61 яшьлек Рәис Хәнәфиев көндезге намаз алдыннан азан әйтә алмаган.

news_top
Мәскәүдәге иң борынгы мәчеттә көндезге намаз вакытында мөәзин үлгән
Салават Камалетдинов

Мәскәүдә Тарихи мәчет дип атала торган гыйбадәт йортында мәчетнең мөәзине — 61 яшьлек Рәис Хәнәфиевнең мәетен тапканнар. Бу турыда мәчет администрациясенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, бу хәл 10 мартта булган. Хәнәфиев гадәттәгечә мәчеткә көндезге намаз алдыннан килгән. Намаз 12.45 сәгатьтә башлана.

«Ул бернигә дә зарланмады, ләкин үзен начар хис иткән булса кирәк. Ул азан әйтә алмады. Мәчеткә килгән кешеләр нидер булганын аңлап алды. Намаздан соң мөәзинне эзли башладылар. Кызганычка, аның мәетенә тап булдык», — дип сөйли мәхәллә вәкиле.

Тарихи мәчет — Мәскәүдәге иң борынгы мәчет, ул 1823 елда төзелгән. Бу мәчет Мәскәү елгасы артындагы татар мәхәлләсенең тарихи үзәгендә, Зур Татар урамында урнашкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар