Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә чын кеше мәетләре күргәзмәсе ачыла

Әлеге гәүдәләрне үзенчәлекле ысул белән эшкәртүне хуҗалары үзләре васыять итеп калдырган.

news_top_970_100
Мәскәүдә чын кеше мәетләре күргәзмәсе ачыла
Илнар Төхбәтов

12 мартта Мәскәүнең Халык казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә җәнҗаллы чара ачыла. Body Worlds күргәзмәсендә йөзләп кеше мәете куелачак. Алар мумиягә әверелгән. Бу турында РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге хәбәр җәмгыятьтә шактый бәхәс тудырды. Россия православ чиркәве бу идеяне хупламавын әйтте. Ләкин алар күргәзмәне тыю яклы түгел. Бу турыда Мәскәү патриархатының матбугат чаралары белән элемтә буенча вәкиле Вахтанг Кипшидзе әйткән.

«Кешене хөрмәт итү, шул исәптән үлгәннән соң да, һәр ил өчен мөһим. Кеше гәүдәсеннән кимсетү объекты ясарга ярамый, нинди максат булса да. Бу күргәзмәгә җәнҗаллы тамаша гына кирәк инде», — ди ул.

Body Worlds оештыручылары ассызыклаганча, күргәзмә фәнни-танып белү чарасы булып тора, ул башка илләрдә уңышлы узган.

Гюнтер фон Хагенсның гастрольгә йөри торган Body Worlds анатомия күргәзмәсенә йөзләп кеше мәете куела. Алар билгеле бер рәвештә мумификацияләнгән, өлешчә препарацияләнгән.

«Күргәзмәнең барлык экспонатлары — реаль гәүдәләр, аларны мәгърифәти проект өчен хуҗалары үзләре корбан иткән һәм мәетләр пластинация кагыйдәләре буенча җентекләп эшкәртелгән. 

Пластинация — Гюнтер фон Хагенс уйлап тапкан ысул, ул организмдагы сыеклыкны ката торган пластикка алмаштырудан гыйбарәт. Бу ысул мәетне таркалудан саклый, тукымаларның структурасы саклана. Оештыручылар раслаганча, 1980 елдан башлап 19 меңләп кеше үзе үлгәннән соң, мәетенә пластинация ясатуны теләгән. Соңгы 26 елда күргәзмә 35 илдә 145 шәһәрдә булган, караучылар саны 50 миллионнан арткан», — диелә Body Worlds хәбәрендә.

ВДНХ күргәзмәне оештыручыларга 18 яшьтән кечерәк кешеләрне кертмәскә киңәш итте, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100