Мәскәүдә BMW, Mercedes һәм Volvo бәрелешкәч, танылган блогер һәлак булган
Якынча версия буенча, Саид Губденский каршы як полосага чыккан һәм ике машинага бәрелгән.
Мәскәү үзәгендә күмәк авариядә танылган блогер Саид Губденский һәлак булган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Биредә BMW, Mercedes һәм Volvo машиналары бәрелешә.
Якынча белешмә буенча, авария BMW йөртүчесе аркасында килеп чыга. Ул танылган блогер Саид Губденский була. Саид каршы як полосага чыга һәм ике машинага бәрелә. Машиналарның кисәкләре бөтен юлга тарала.
BMW йөртүчесе дә һәлак була. Аннары бу машинаның пассажиры да үлә, диелә.
РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, 36 яшьлек Владимир Шатун һәм 32 яшьлек Алексей Мельник имгәнә.