Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды

28 февральдән башлап Мәскәүдә өлкән яшьтәге кешеләр өчен үзизоляцияне һәм компания хезмәткәрләре өчен читтән торып эшләүне дә бетерделәр.

news_top_970_100
Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды
Фото: Владимир Васильев

15 марттан башлап Мәскәүдә җәмәгать урыннарында битлек кию гамәлдән чыгарыла. Әлеге карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин кабул иткән. Шулай ук оешмаларда да ковидка каршы чаралар — тән температурасын даими үлчәү һәм эш урыннарын аера торган бүлгечләр кую да гамәлдән чыгарыла. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты хәбәр итә.

Сергей Собянин «эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклы рәвештә яхшыруы» аркасында шундый карар кабул ителде дип аңлатты. «Хәзерге шартларда аннан башка да санкцион басымга дучар булган бизнеска ярдәм итүнең бер чарасы бу», — дип язган мэр үзенең блогында.

28 февральдән башлап Мәскәүдә өлкән яшьтәге кешеләр өчен үзизоляцияне һәм компания хезмәткәрләре өчен читтән торып эшләүне дә бетерделәр. Россия буенча коронавирус белән авыручылар саны март аенда кими башлады, ул вакытта бер тәүлектә ковид йоктырган кешеләр 100 меңнән азрак ачыкланды. 3 мартта Сергей Собянин QR-кодлар куллануны туктатырга йөкләмә бирде, шулай ук җәмәгать туклануы объектларына, театрларга, музейларга һәм башка мәдәни, спорт чараларына керү өчен дә чикләүләр бетерелде. Узган атнадан башлап, бер көндә ачыкланган авыручылар саны буенча Мәскәү алдынгылар рәтеннән төшеп калды. Узган тәүлектә башкалада 957 кеше ковид йоктырган, 44 кеше вафат булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100