news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бер йортта өч этажда янгын чыккан

Мәскәүдә бер йортта өч этажда янгын чыккан

news_top
Мәскәүдә бер йортта өч этажда янгын чыккан
15 ноябрьгә каршы төндә Мәскәүнең Удальцов урамындагы күпкатлы йортта шартлау булган. Гадәттән тыш хәлне шаһитлар видеога төшергән. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 
 

Шартлаудан соң фатирлар арасындагы стеналар ишелгән, янгын чыккан. Бишенчедән җиденче катка кадәр барлык фатирларга да ут капкан.

Фаҗигадә ике кеше имгәнгән, тагын 17 кешегә коткаручылар ярдәм иткән. Иллеләп кеше эвакуацияләнгән.


Соңрак билгеле булганча, бу йортта өч этаждагы фатирлар барысы да янып беткән. Башлангыч версия буенча, бер фатирда газ шартлаган. Фатир стеналары ишелгән, тәрәзәләр ватылып беткән, электр үткәргечләр өзелгән. Бу йортта утны һәм газны тулысынча сүндергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар