Мәскәүдә бер ир-ат балалары каршында хатынын һәм әби белән бабайны үтергән
Әтиләре туганнарын үтергәнен 7 һәм 1 яшьлек балалар күреп торган.
Мәскәүнең Волоколамский шоссесында урнашкан фатирда 21 мартка каршы төндә фаҗига була. Ир-ат үзенең хатынын, хатынының әнисен һәм әтисен үтергән. Ул җинаятен балалары каршысында эшләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗигадә 1982 елда туган хатын-кыз, 1959 һәм 1960 елларда туган өлкәннәр һәлак булган. Туганнарын үтергәч, бу ир-ат үзенең әти-әнисенә, хокук саклаучыларга шалтыратып хәбәр иткән. Бу вакытта фатирда балигъ булмаган ике бала була. Үтерүче аларга тимәгән, балаларны туганнарына тапшырганнар.
Җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.
Соңрак балаларны әбиләренә тәрбиягә бирүләре билгеле булды.
«Московский комсомолец» сайты бу ир-атның 39 яшьлек Станислав И. булуын, логистика белән шөгыльләнүен, метрода йөрүен язды. Аның 7 яшьлек улы, 1 яшьлек кызы бар. Ул хатыны белән балаларын әбиләренә күчерә. Үзе фатирда ялгызы гына бер атна яши. Соңгы вакытта арудан һәм тынычсызлыктан зарлана.
Берничә көн элек гаилә бергә яшәргә карар кыла, бүген алар дачага күченергә тиеш була.
Ләкин иртәнге алтынчы яртыда Станислав 37 яшьлек хатынын, 59 яшьлек әбине, 6 яшьлек бабайны үтерә. Җинаять вакытында ул үзенең бармаганы кисә, аннары үз әнисенә шалтырата, диелә бу хәбәрдә.
Станислав полиция килгәндә адекват халәттә булмый. Ләкин ул исерек тә түгел. «Балалар тавышларны ишетеп уянган, алар әтиләренең әни, әби һәм бабайны үтергәнен күреп торган», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» сайтының үз чыганагы.
Ир-ат ни сөйләгәнен үзе дә аңламый. Имеш, ул төш күргән. Төштә туганнары өчәүләп аңа ташланган, үтерергә җыенган. Шуңа күрә ул пычак алган һәм үзен якларга маташканын әйтә.
Күршеләре бу гаилә турында яхшы фикер генә әйтә. Туганнары сүзләренчә, соңгы вакытта Станислав стресстан интегә. Соңгы көннәрдә йоклый алмый. Анда паника була, ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар тынычландыра торган дарулар да бирә.
Бу гаилә үз фатирында яшәгән. Ләкин хатын берничә көнгә үз әти-әнисе янына күченгән. Соңрак Станислав хатыны белән балаларын дача йортына күчерергә тиеш булган.
«Кичә кич белән ул хатын белән балалары яшәгән фатирга килә, аңа бер бүлмәдә урын җәяләр. Ир-ат тынычсызлана, йоклый алмый. Хатыны аңа тынычландыра торган укол ясаган булуы ихтимал. Мөгаен төнлә анда галлюцинацияләр башланган. Ул уянуын, туганнары һөҗүм итүен һәм кухняга барып пычак алуын сөйли. Хәзер Станислав аңына килгән, ул ни эшләгәнен аңлый. Тоткарлаганда каршылык күрсәтмәде», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» чыганагы.