news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бер ир-ат балалар йортыннан алынган малайларны көчләгән һәм кире илтеп биргән

Мәскәүдә бер ир-ат балалар йортыннан алынган малайларны көчләгән һәм кире илтеп биргән

news_top
Мәскәүдә бер ир-ат балалар йортыннан алынган малайларны көчләгән һәм кире илтеп биргән

Мәскәүдә яшәүче ир-атны педофиллыкта гаеплиләр. 70 яшьлек кешегә карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости язды. 

Тикшерү версиясе буенча, бу кеше 2016 елда бер малайга опекунлык рәсмиләштерә. Ул малайны балалар йортыннан алып кайта һәм көчли. Шуннан соң баланы социаль оешмага кире илтеп бирә.

2018 елда ул тагын бер малайга опекунлык рәсмиләштерә. Аңа карата та шундый ук җинаять кыла — ир баланы көчли.

«Аның җинаятьләрен ачыклау өчен бер хатынның гаризасы ярдәм итте. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 2008 елда бу хатынның улына репетитор булып эшли. Дәрес вакытында ул балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кыла», диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Ир-атка карата «ундүрт яше тулмаган балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аны кулга алганнар. Мәскәүдәге опека һәм попечительлек органнарының эшчәнлегенә хокукый бәяләмә биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар