Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бала караучы хатын игезәк сабыйларны кыйнап тәрбияләгән

Мәскәүдә бала караучы хатын игезәк сабыйларны кыйнап тәрбияләгән

news_top_970_100
Мәскәүдә бала караучы хатын игезәк сабыйларны кыйнап тәрбияләгән

Мәскәү өлкәсендә игезәк балаларны кыйнаучы хатынны кулга алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Тикшерү версиясе буенча, 47 яшьлек хатын 2018 елның 18 мартыннан 2019 елның 9 мартына кадәр бер гаиләдә бала караучы булып эшли. Аны хезмәт килешүе буенча эшкә алганнар. Бу хатын балаларны кыйнап тәрбияләгән. «Шушы вакыт эчендә берничә тапкыр һәм даими рәвештә нәни балаларга суккан һәм көч кулланып башка гамәлләр кылган», диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге хәлне күзәтү камерасы кадрлары аша белеп алганнар. Балаларның әти-әнисе игезәкләр бүлмәсенә видеокүзәтү урнаштырган булган. Хәл ачыклангач, бала караучы хатын качып киткән.

Хокук саклау органнары аны 28 мартта тоткарлаган. Балигъ булмаган ике балага карата газаплау гамәлләре куллану буенча җинаять эше ачылган. Бала караучы хатынны сак астына алганнар.

«МК» сайты хәбәр иткәнчә, бу хәл Мәскәүдә билгеле эшмәкәр гаиләсендә була. Алара элиталы торак комплекста яши. Биш яшьлек игезәкләр - кыз белән малайны карауны Молдавиядән килгән хатынга ышанып тапшыралар. Берничә айдан балалар нервылана башлагач, тәннәрендә күгәргән, сыдырылган урыннар барлыкка килгәч, видеокүзәтү куялар. 

Ир белән хатын март аенда командировкага киткәндә, видеокүзәтү куелганын бала караучы хатынга да әйтәләр. 8 мартта кич белән бу хатын балаларны кыйный. Әти белән әни бу хәлне камера аша күреп тора. Бала караучы хатын сабыйларны буа, суккалый. «Ник акырасың», дип балаларга үзе кычкыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100