Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә автобус тукталышта торган пассажирларны бәрдергән

Бер хатын-кыз үлгән.

news_top_970_100
Мәскәүдә автобус тукталышта торган пассажирларны бәрдергән
Солтан Исхаков

Мәскәүдә пассажир автобусы җәмәгать транспорты тукталышына бәрелгән. Анда кешеләр булган. 46 яшьлек хатын-кыз үлгән, өч кеше зыян күргән. Һәлакәт видеокүзәтү камерасына эләккән. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

ЛиАЗ автобусы белән хатын-кыз идарә иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул идарә итә алмаган һәм павильонга бәрелгән. Һәлакәт йөртүченең тәҗрибәсе аз булу сәбәпле булырга мөмкин. Аның машина йөртү стажы ике ел гына булган.

Иртәнге һәлакәт вакытында тукталышта кеше күп булган. Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига булырга берничә минут кала кешеләр икенче автобуска утырып киткән булган. Юкса, зыян күрүчеләр күбрәк булырга мөмкин иде. Нәтиҗәдә, бу автобус тәгәрмәче астына бер кеше эләккән. Видеодан күренгәнчә, ул хатын-кызның исән калу мөмкинлеге булмаган. Автобус кинәт уңга борыла һәм зур тизлектә хатын-кызга, аннары тукталышка килеп бәрелә. Ике пассажир соңгы мизгелдә кырыйга китеп өлгерә.

Шаһитлар сүзләренчә, биш ашыгыч ярдәм машинасы, янгын сүндерүчеләр, полиция килгән. «Хатын-кызны алып киттеләр. Ул  исән иде әле, нидер сөйләшә иде», — дип сөйли шаһит.

«Автобус йөртүче тормоз урынына газга басты. Тукталышта кешеләр басып тора иде. Кемдер качып өлгерде, берсенә эләгеп китте, икенчесе тәгәрмәч астында калды», — дип сөйләгән шаһит Людмила Давыдова.

 «Соңрак бу мәгълүматны йөртүче дә раслады. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Вероника Николаева 1,6 ай элек кенә автобус руле артына утырган. Моңа кадәр троллейбус белән идарә иткән. Рәсми булмаган версия буенча йөртүче идарә итә алмаган», — дип хәбәр итә Вести.ру

«Без полиция хезмәткәрләре белән бергә барлык материалларга анализ ясаячакбыз. Эчке тикшерү узачак, Мәскәү хөкүмәте бу һәлакәтне шәхси контрольгә алачак. Хокук саклау органнары станция табибы һәм техник карау хезмәте эшенә бәя бирәчәк», — ди Мәскәү Транспорт һәм юл-транспорт инфраструктурасын үстерү департаменты җитәкчесе Максим Ликсутов.

 «Мәскәү шәһәре прокуратурасы автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә тикшерү эшләрен башлаган. Тикшерү барышында пассажирларны ташу иминлеге турындагы федераль закон таләпләре үтәлешенә бәя биреләчәк», — диде Мәскәү шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәте начальнигы Людмила Нефедова.

Барлык документлар тикшерелгәч карар кабул ителәчәк. Һәлакәттә үлгән хатын-кызның гаиләсенә матди ярдәм күрсәтеләчәк дип белдерделәр Мәскәү Хөкүмәтендә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100