news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә 23 кеше аппараттан алынган ризык ашап агуланган

Мәскәүдә 23 кеше аппараттан алынган ризык ашап агуланган

news_top
Мәскәүдә 23 кеше аппараттан алынган ризык ашап агуланган
Мәскәү хастаханәләренә агуланган 23 кеше китерелгән. Аларның барысы да вендинг аппаратларыннан ризык алып ашаган (андый аппаратлар урамнарда, сәүдә үзәкләрендә, вокзалларда урнаштырылган, алардан әзер бутербродлар, салатлар сатып алып була).

Бу хәбәрне Мәскәү сәламәтлек саклау департаменты белгече Светлана Сметанина гаммәви мәгълүмат чараларына җиткергән.

"Хәзерге вакытта шәһәр стационарларында 21 пациент ята, аларның барысына да "кискен эчәк инфекциясе" диагнозы куелды, бу пациентлар авыруларын вендинг аппаратыннан алынган ризык ашау белән бәйли", - дип сөйләгән ул. 

Сметанина белдергәнчә, пациентларның хәле канәгатьләнерлек, ике кеше өйләренә кайтып киткән инде.

Роспотребнадзор әлеге хәлне тикшерә башлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар