Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәсгудә Шәмсетдинованың 1993 елгы әңгәмәсеннән: Иремнең “Мин синең белән тик милләт өчен генә яшим”, - дип шаяртып кына әйткәне бар

Хәзерге вакытта Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинованың 1993 елның декабрь аенда "Сөембикә" журналында басылып чыккан әңгәмәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Укыйсың да, уйга каласың: утыз елга якын вакыт үткән, ә Мәсгүдә ханымның фикерләре бүген дә ничек урынлы яңгырый. Әңгәмәне журналист Филисә Хәкимова-Нәҗипова эшләгән.

news_top_970_100
Мәсгудә Шәмсетдинованың 1993 елгы әңгәмәсеннән: Иремнең “Мин синең белән тик милләт өчен генә яшим”, - дип шаяртып кына әйткәне бар

Мәсгудә белән сөйләшүе җан рәхәте. Бераз килми торса, мин аны юксына башлыйм. Без аның белән бакчага-бакча карап торабыз.

Менә төшкә таба ике улын ияртеп, олы кәрзиннәрен асып, бакча юлында Мәсгудә чалына. Аны бу кыяфәттән күрүгә мин рәхәтләнеп елмаям: чөнки әле бакчадан кәрзинләп ташыр әйбер юк. Самоварым кайнауга, Мәсгудәгә эндәшәм. Алданрак җитешсә, ул чакыра. Аның борынгы самоварыннан чәй тәмлерәк кебек. Ул миңа: "Синең кулыңнан тәмлерәк", - дигән була. Шулай сөйләшә-сөйләшә, икебезнең дә әллә кайчаннан төзелеп бетә алмаган өйләребезгә чак кына да исебез китмичә, хыял дәрьясына чумабыз, юк кына нәрсәләргә дә сөенәбез, канатланабыз. Ә бераздан Мәсгудә кәрзиннәрен, банкаларын асып, улларын ияртеп урманга кереп китә. Ни хикмәт, мин әле бакчада бер-ике борылырга да өлгермим, яфрагы да юк җирдән җиләген, гөмбәсен, үләнен, балтырганын җыеп, улларына коры чыбык-чабык күтәртеп, көлә-көлә Мәсгудә кайтып килә. Миңа инде: "Синең җеннәрең булышадыр", - дип гаҗәпләнергә генә кала.

Аннан Салих белән Надирның берсеннән-берсе уздырып өрә-өрә яндырган учакларыннан тәмле төтен исе тарала. Балалар әтиләре килүенә гөмбә ашы пешерәләр, самоварга күмер җыялар, пешеп елашып та алалар.

Баксаң, инде Мәсгудә кичке якта тагын улларын ияртеп, тагын кәрзиннәрен асып, иртәгесен бер-бер авылга, я бер-бер илгә җыенам дип, безгә кул изәп китеп бара.

Миңа калса, ул иҗатында да шулай: әллә ниткән борынгы чытырманлыклардан моң чишмәләре табып, без керергә дә базмаган кычытканлыклар арасыннан сусыл, эре бөрлегәннәр тотып чыга да, авыз суларын китерә. Боларның композиторның "Изге Болгар дастаны", "Сөембикә кыйссасы" кебек гаҗәеп музыкаль тамашаларын күздә тотып әйтүем.

Ә инде миңа килгәндә, еллар дәвамында сөйләшүләребезне үзем дә абайламастан, күңелемә терки барам икән. Шуларның кайсыберләрен укучыларыбызга да ирештерергә ният иттем.

Авыл кешесе өчен композитормы мин, барыбер. Әмма шәмселислам кызы дисәм, барысы да искә төшерә. Әтигә булган хөрмәт әлегә хәтле миңа тия.

- Без рухи рәхәтлектә, матурлыкта үстек. Кышлау Елганың табигатен сөйләп бетерә торган түгел. Бер якта - чыршы, икенче якта - нарат, өченчесендә - катнаш урман, дүртенчесендә - таулар. Ул елгалар да мондагыча акаеп тормый, бормаланып качып ага торган урман елгалары. Ул андагы рәхәтлекләр! Апам мине җиләккә алып бара да, елата-елата җиләк җыйдырта. Ә мин качып агач башында утырырга яратам. Көннәр буе шулай утырыр идем. Мин урманда әти сөйләгән куркыныч, шомлы әкиятләрдән куркам.

- Ә син урманның сихерле көйләвен-җырлавын кайчан ишеттең?

- Дүрт-биш яшьләремдә. Ул симфонияне ишетеп мин акылдан шаша яздым. Яфракларның лепердәве төрле-төрле, кошларның сайравы төрле-төрле. Әллә бөтен җиһан, әллә баш зеңли. Мин шулар арасыннан тынлыкны аерырырга тырышам. Мине тавышлар берәм-берәм кызыксындыра. Ул берәм-берәм икенчесенә тоташа, аннан бер-берсенә бәйләнә, чуала, аңа өченчесе килеп кушыла. Тавышның үзәгенә барып җитәсе килә...

Үзәк... Ә мин беләм, безнең үзәктә мин гомер-бакый илерткән, сагынулы-сагышлы иткән, яшәткән моң!

Мәсгудә бу юлы миңа әллә ни моңланырга ирек куймый.

- Безнең якта кеше бик усал, - дип сүзне тиз генә борып җибәрә. - Төп халык Иске Казанчыдан, елга янында кышлап, кыш буе өйләр салып, аннан гаиләләрен Кышлау Елгага алып килгәннәр. Инәй: "Дәү инәеңне тышка чыккан җирдән аю куркытып керткән", - дип сөйли. Безнең татарда авыл исемнәре шундый төгәл куелган. Тарихын үзе әйтеп-сөйләп тора.

- Мин шаккатам, инәй Тукайны башыннан ахырына кадәр диярлек яттан белә. Бөтен әдәбиятны укып бара. Ул беркайчан да: "Син шулай итмә", - дими. "Тукай менә болай дигән", - шигырь белән генә әйтеп бирә.

- Дүрт баланы кеше итәсе җиңел булмагандыр инде. Әтиегез яшьли үлгән икән шул.

- Әти бик яхшы табиб иде. "Яхшы кешеләрне ходай үзенә тизрәк ала", - диләр бит. Әти турында әлегә хәтле риваятьләр йөри. "Менә фәлән кешене дәвалаган иде, фәлән кешене үлемнән алып калган иде, үзен генә саклый алмады", - диләр. Аңа булган ихтирам минем балаларыма да җитәчәк. Ә инәй кебек кеше дөньяда юк. Үзем өчен инде, билгеле.

Безнең нәселдә шундый гадәт бар, уйлаган эштән, уйлаган юлдан кире кайтмыйсың. Мин чи-ми килеп Советлар Союзы гимнын җырладым.

- Мине бәләкәйдән бөтен дөнья кызыксындыра. “Нигә ай шундый, нигә кояш мондый, нигә җир болай?” – дип укытуыларымны аптыратып бетерә идем.

- Музыкага ничек кереп киттең соң син?

- Бик очраклы. Инәйнең Казахстанда бер сеңлесе бар иде. Мине шул Нафига апа алып китәргә уйлады. Инәй безне озатканда елый инде, “ник елыйсың”, - дигәч, “ялгыш башымны бәрдем”, - дигән була. Ул үзе миңа горур булырга, кешегә күз яшен күрсәтмәскә куша. Мин елак.

Нәфига апаның өч малае бар, мине кул арасына да керер дигәндер. Ә мин өй эшләрен шул хәтле яратмыйм. Үзең беләсең, пешерсәм, тәмле пешерәм. Идән юарга яратмыйм, юсам, ялап юам. Иң яратканым – кер юып үтүкләү. Нәфига апага авыр булгандыр инде. Мин озын гәүдәле, шәп йөгерәм. Спорт интернат-мәктәбе ачыла дип алып килгәннәр иде, ул музыка мәктәбе булып чыкты.

Бездә Николай Рудянский дигән композитор укыта башлады. Ул миңа көйләр язып карарга кушты. Мин язып торам, ул карый, миңа аларны язу берни тормый. Шуннан Казанга барып карарга киңәш итте. Ә минем Башкортстанга, үзебезнең Аскын районына кайтып, музыка мәктәбендә укытасым килә.

Кулда әни җибәргән 35 сум акча. Өстә коңгырт свитер, кара итәк, йөрәк җилкенә. Билетым төнге уникедә китә торган поездга һәм анысы да Казанга булып чыкты. Ә бездә юлдан кире борылу юк.

Ул вакытта тарихилык юк иде. Бер әбинең сөйләшүе күңелемне өзде.

- Казан шаккаткыч.

- Син дә дөньяны күргән бит инде.

- Мин шомарган, билгеле. Үземне цивилизацияле кеше итеп сизәм бит инде. Ышаныч зур, әле 35 сумым да исән. Шуннан мин консерваториягә киттем. Башта Рафаэль Биляловны очраттым. Нәҗип Җиһановка алып барып тыңлаткач, миндә “интонацион свежесть” дигән нәрсә таптылар. Мин шулай дүрт битле нотам белән консерваториядә укып киттем.

Халык шундый инде: җирне энә белән казысам да, барыбер казып бетерәм мин аны.

Беренче елларда мин гарьләнүемнән тырышып укыдым. Күрәсең, Казахстанда алган белемем алай ук тирән булмагандыр, биредә мин калышкан кебек, кимсенебрәк йөрим һәм уйлыйм: “Тукта әле, мин болардан кимме әллә?!” – дим. Шушы хис миңа ике ел эчендә башкалар рәтенә басарга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, консерваторияне тәмамладым. Тагын Мирсәет Яруллин ярдәмендә музыка училищесына урнаштым. Үзең беләсең, ул милләтне ярата торган училище түгел иде. Аннан курчак театрына чакырдылар, аннан телевидениегә.

- Нигәдер мин синең шунда эшләгән вакытыңны сагынам.

- Үзем дә... Дөньяда минем иң яратканым – фольклор җыю. Анда чумган саен чумасың икән. Халыктагы ул кадәрле байлыкны күреп һәм синең гомерең шуларны тупларга җитмәчәген белеп, йөрәкләр өзгәләнә. Авылларга барып сөйләшә башласаң, шаккатасың. Ул бездәге сафлык, акыллылык, инсафлылык, белемлелек, философлык! Их, татар берсен-берсе дә ашамаса, ул нинди булыр иде!

Беренче зур экспедицияне Оренбургка, атаклы татар Каргалысына оештырдык.

Ул чукынмыйча калып, Екатерина II дән указ алган, Азия белән Россия арасында таможник булган. 14 мәчетле, мәдрәсәле Иран галимнәре килеп эшләгән авыл. Алардагы гыйлемлек, горурлык – шаккатырлык. Без студентлар белән меңгә якын көй җыйдык. Бу бик күп. Әмма ул җыеп кына бетерә торган түгел. Без хәзинәнең капкачын гына ачтык әле. Ул Уральскидан табылган иҗат!

Апас, Балык Бистәсе районнарындагы байлык, әлегә сер, әйтә генә алмыйм, мин анда “юктыр инде, беткәндер инде” дигән нәрсәләрне таптым.

Барган саен ушым авылда кала.

Авылга алып кайтканда балаларыма әйтәм: “Урал таулары итәгендә алтын юарбыз”, - димен. Капчыклар тегеп, бик ашкынып, ышанып кайттылар инде.

- Быел җәй дә булмадымы соң, юньләп очрашылмады да. Балалар ни хәл?

- Надирның акылыннан котларым очып тора. Ул өч яшьтә бөтен хәрефне таный иде, биш яшендә математика буенча әллә нинди сораулар белән аптыратып бетерде, менә 10 яше җулгач 10 класска хәтле бөтен химияне өйрәнеп, формулалар, кислоталар белән хәлне ала иде. Кечкенәдән үк йөрәк врачы булмакчы.

- Музыкаларын ташламадылармы?

- Әлегә юк. Салих скрипкада, Надир флейтада уйный.

- Гаилә мәшәкатьләреннән туймыйсыңмы?

- Гаиләм, ирем, балаларым булмаса, мин берни дә эшли алмас идем. Кечкенә, хәйләкәр бала кебек, гаиләдән 1-2 сәгать урлыйм, качып музыка язам. Минем урыныма берәрсе идәнне, табак-савытны юып куйса, минем өчен шатлык, илһам була. Әгәр дә өйгә кайтып кереп пычракка чумсам, анда атылып-бәрелеп, яза алмасам, ул минем өчен кайгы. Чөнки көнгә бер генә нота язмасам да, мин үземне бик бәхетсез кеше итеп сизәм. Шартлар хәлгә җитәм. Музыка тула, белмим музыкамы, нәрсә туладыр.

Әле “Ител суы ака торур”ны язып бетергәч, шундый бушлык иде, шундый хәл беткән, бер нота да язалмам кебек идем...

Әгәр дә иремнең мине җәлләвен, яратуын, кайгыртуын, шартлар тудырырга тырышуын сизмәсәм, бик кыен булыр иде. Таһирның “Мин синең белән тик милләт өчен генә яшим”, - дип шаяртып кына әйткәне дә бар. “Син – милләт өчен, мин – синең өчен”, - дип. Бу бик зур сүзләр. Мин аның өчен рәхмәтлемен. Балаларымда әтиләре тәрбияләгән мәхәббәт зур мәхәббәт булып миңа кайта.

Мин үзем кайчак комета урынына атылам. Ә Таһирдагы әдәп, тәрбия миңа бик ярдәм итә.

Япон музыкасы фестиваленә килүчеләргә: “Татар бугазы” – безнеке, теләсәгез, алыгыз”, - дидем.

- “Азия-Европа” музыкаль фестивале көннәрендә Швед радиосы музыкаль тапшыруларының баш редакторы Фольке Рабе һәм фольклор буенча хезмәткәре Мате Эймерсон белән Тәтеш районына бардык, ушлары китте. Дүрт сәгатьлек тапшыру эшләдек. Шведлар җиденче кат күктә йөрделәр.

Тыңла әле бу скрипкада уйнаучы апаны! Син аның кулларын, бармакларын күрсәң иде, ул гомер буе тракторчы, кочегар булып эшләгән. Ничек кенә баса да ул кылларга, ничек кенә итеп моң чыга.

Мин дә исем китеп тыңлыйм һәм әлегә ишетмәгән, белмәгән, күрмәгәннәрем өчен офтанам. Бу моң мине әллә кайларга илтеп ташлый, адаштыра. Мин моңнан яратылган халкымны уйлап сөенәм, көенәм. Күңелемдә әллә нинди кыллар өзелә. Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова җанына тагын да якыная төшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100