Мөселманны башка дин әһелләре җирләнгән зиратка җирләргә ярыймы?
Дини йолаларны алга таба да башкару өчен аерым мөселман зираты булырга тиеш.
Вафат булган кешеләрне үз диндәшләре күмелгән зиратка җирләү – дөнья күләмендәге практика. Чөнки һәр диннең үзенчәлекләре һәм вафат булганнарны җирләү кагыйдәләре бар, дип яза islam-today.ru сайты.
Ислам традициясе буенча, җирләр алдыннан мәетне юу һәм аны кәфенгә төрү бик мөһим булып санала. Шулай ук вафат булган кеше рухына дога кылу өчен каберләрне зират кылу да киң таралган.
Әлеге дини йолаларны алга таба да башкару өчен аерым мөселман зираты булырга тиеш. Ислам дине яшәгән дәвердә мөселманнар моңа аеруча зур игътибар биргән. Алар аерым мөселман зиратларын булдырырга һәм аларны алга таба сакларга тырышкан.
Әгәр мөселманнар арасында яшәгән башка дин кешесе вафат булган һәм бу җирлектә ул тоткан дин өчен зират юк икән, аны башка урынга алып китәргә ярамый. Шушындагы мөселман зиратында җирләргә була.
Ә башка дин кешеләре арасында яшәгән мөселман үлсә, бу җирлектә мөселман зираты булмаса, аны да башка җиргә алып китәргә ярамый. Ислам дине йолалары буенча шул урындагы башка дин әһелләре җирләнгән зиратка җирләргә мөмкин.