Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарның башка диндә булган кешегә хәер бирүе дөресме?

Ислам дине һәр мәсьәләгә зирәклек белән якын килергә чакыра.

news_top_970_100
Мөселманнарның башка диндә булган кешегә хәер бирүе дөресме?
Михаил Захаров

Без күпмилләтле һәм төрле диннәрне тотучы халык арасында яшибез. Янәшәбездә мохтаҗлар, фәкыйрьләр, ятимнәр дә җитәрлек. Мөселманнарның аларга хәер-сәдака бирүе дөресме? Исламда әлеге мәсьәлә ничек карала? Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:

«Әгәр кеше мохтаҗ булса, соранып килсә, сәдаканы кемгә дә бирү ярый. Бу ихтыяр эше. Дөрес, мөселман кешеләргә сәдака бирү артыграк санала. Шуңа да карамастан, әгәр кеше мохтаҗ икән, нинди диннән булса да, хәерне бирергә кирәк.

Менә мондый мисал китерергә мөмкин: Ибраһим галәйһиссәләмгә бер мохтаҗ кеше килеп керә. Ибраһим галәйһиссәләм, бик юмарт булуына карамастан, ул кешегә: «Минем динемә күчсәң, мин сине ашатып, эчертеп сәдака кылам», — дигән. Теге кеше: «Мин күпме еллар үземчә яшәп, бер ашар өчен динемне алыштырмыйм», — дип чыгып китә.

Шуннан соң Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмгә әйтә: «Мин ул бәндәне күп еллар дәвамында тәрбияләдем, әмма Миңа гыйбадәт кыл дип әйтмәдем, ә син аннан бер ашатыр өчен дин үзгәртүен сорадың».

Бу сүзләрдән соң Ибраһим галәйһиссәләм теге кешене эзләп таба, ашата-эчертә. Ашап-эчкәч бу бәндә сорый: «Йә, Ибраһим, яңа гына син минем динемә күчсәң генә, сине кунак итәм, дигән идең бит, ә хәзер үзең табып мине сыйладың, моның хикмәте нәрсәдә соң?»

Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең аңа шелтә белдерүен сөйләп бирә: «Аллаһның рәхмәтенә ирешим дип сине эзләп таптым, тәрбияләдем». Теге кеше, Аллаһы Тәгаләнең үзен шулай искә алуын белгәч, шунда ук Ислам динен кабул итә.

Димәк, кеше мохтаҗ булып сораса, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен аңа сәдака бирергә кирәк. Аның нинди диндә булуында синең эшең булмасын».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100