Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга ипотека алырга ярыймы?

Хезмәт хакы белән тиз генә фатир, йорт сатып алып булмый. Күпләр ипотекага торак ала. Ә мөселманнар бу мөмкинлектән файдалана аламы? 

news_top_970_100
Мөселманнарга ипотека алырга ярыймы?

Сорауны Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәковка бирдек.

- Булат хәзрәт, мөселманнарга ипотека алырга ярыймы?

- Ипотека - ул гомуми атама. Аның схемасын белергә кирәк. Гомуми фәтвә буенча, ипотека буенча килешүдә риба бар икән, банк тарафыннан процент ставкалары, пенилар каралган икән, ул катгый рәвештә тыелган. Чөнки Аллаһ Тәгаләнең бу хакта катгый аяте бар. Аллаһ рибаны хәрәм кылды дигән, һәм ипотеканы нинди генә булса да, алырга ярамый.

- Кайбер мөселманнар башка вариант булмаса ярый дип саный. Мәсәлән, фатирны ипотекага гына алу мөмкинлеге бар, фатир “снимать” итеп торуның мәгьнәсе юк.

- Монда түләү схемасын белергә кирәк. Ипотека, "рассрочка" - ул бары тик исемнәр генә. Шәригать буенча рөхсәт ителгәннәре бар. Ипотека да, рассрочка да рөхсәт ителмәгән схемалар бар. Банкның сезгә фатирны нинди схема буенча алып биргәнен карарга кирәк. Ләкин бүгенге көндә күпчелек ипотекалар, кызганычка, хәрәм булган. Хәтта социаль ипотека да. Монда процент ставкасы, өстәмә түләүгә генә түгел, килешүнең шартларына карарга кирәк.

Мөмкинлек булмаган очракларга килгәндә, кешенең фатир “снимать” итәргә мөмкинлеге булса, шул җитә. Чөнки кешегә каралган ихтыяҗлардан ул гарәпчәдән “торыр өчен йорт” була, үзенең милкендә булыр өчен түгел. Әгәр дә торыр өчен фатир снимать итә ала икән, ул вакытта арендага ала.

Кайбер кешеләр ничек инде, үзеңнең йортың булу яхшырак дип әйтәләр. Безнең мөмкинлегебез юк, ә торак барыбер кирәк дип әйтәләр. Шәригать кануннары ул бөтен вакытлар өчен дә: иске заманнар өчен дә, хәзерге заман өчен дә. Шәригать буенча яшәр өчен кирәк. Аллаһ Тәгалә сиңа бераз гына вакыт бирә, син шәригать кануннары буенча яшәрсең микән, соңыннан бәлки сиңа җиңеллек бирер һәм бер мөмкинлек ачар. Без шуның буенча эш итәргә тиешбез.

Хәзер күпчелек мөселманнарның уе - ничек бу шәригать кануннары буенча яшәмәскә икән дип уйлау. Хәзерге вакытта болай булмый, без хәзерге вакытта башкача булдыра алмыйбыз, бары тик ипотека, кредит белән генә була дип әйтәләр икән, бу дөрес булмый. Безнең халыкның тәуфиге да юк.

Мәсәлән, минем мәрхүм дәү әнием миңа сөйли иде - аның заманында яшәүче кешеләр ураза тотканда кырга чыгып эшләгән. Ул вакытта комбайннар да, тракторлар да юк, кул белән эшлиләр һәм Рамазан аенда ураза тоталар иде. Кайберләре үлә иде, ләкин уразаны бозмадылар. Менә шулай яшәргә кирәк. Аның өчен аларда тәүфикъ булган. Шуның өчен алар үзләренең динен дә, милләтен дә саклый алганнар. Ә бездә андый нәрсә юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100