Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга эт тотарга ярыймы һәм эт улауны нәрсәгә юрыйлар?

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин «җирдә-күктә Аллаһы Тәгаләгә мактау, тәсбих әйтмәүче бер генә зат та юктыр», дип аңлата.

news_top_970_100
Мөселманнарга эт тотарга ярыймы һәм эт улауны нәрсәгә юрыйлар?
Илнар Төхбәтов

Әлмәт районы Түбән Абдул һәм Елховой авылларында этләр азанга кушылып улый. Бу хәлне блогер Фәгыйлә Шакирова яздырып алган. Эт улауны төрлегә юраучылар бар. Кем өчендер аларның азанга кушылып улавы бер могҗиза кебек кабул ителсә, башкалар моны зинданга юрый. Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп без Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин белән сөйләштек

«Пәйгамбәрләребез сүзләрендә, Коръән аятьләрендә ниндидер нигезе булса, без әйтә алабыз нәрсә аңлатуын. Мәсәлән, пәйгамбәребез, әтәч кычкырса, шатланыгыз, алар фәрештәләрне күрә, дигән. Шуңа күрә иртәнге намаз вакыты җитсә, әтәчләр кычкыра башлый. Чөнки бу вакытта Коръәнне тыңларга дип, җиргә фәрештәләр төшә. Ә менә инде ишәк кычкырса, бу шайтаннан, Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз, диелә. Этнең улавына килгәндә, минемчә, бу этнең табигатедер. Җырга кушылып улаучы этләр дә бар бит», - ди хәзрәт.

Соңрак хәзрәт үз тормышыннан бер кызыклы вакыйга да сөйләде. Бу хәлләр Йосыф Дәүләтшин Чаллы мәдрәсәсендә укыганда була. Төркиядән Коръәнне дә, азанны да бик сузып укучы остаз килә. Күршедә шулай ук азанга кушылып улаучы кечкенә генә бер эт була. «Без көлә идек, — ди хәзрәт, — этнең дә тыны бетә, ә төрек һаман суза, дип».

«Җирдә-күктә Аллаһы Тәгаләгә мактау, тәсбих әйтмәүче бер генә зат та юктыр. Агачлар да, кырмыскалар, балыклар да тәсбих әйтә. Ләкин сез аларның тәсбихен аңламассыз, ди Аллаһы Тәгалә», — дип өстәде ул.

Йосыф хәзрәт сүзләренә караганда, бервакытта да начарга юрау булырга тиеш түгел, нәрсә булса да. Халыкта ырым-юраулар бик күп. Без нигезле әйберләргә генә инанырга тиеш.

Шул уңайдан мөселманнарга эт тотуга бәйле сорауга да җавап алдык. Мөселман кешесенә бернинди ихтыяҗсыз, хаҗәтсез эт тотарга ярамый икән. «Кемгәдер хуҗалыгын сакларга кирәк булса, яисә ризык табучы аучы этләр. Файдасы булганда, эт тотарга була. Ихтыяҗсыз эт тоту гаиләнең бәрәкәтен ашый, дип санала. Этнең селәгәе — нәҗес. Әгәр эт яласа, ул киемне юарга кирәк», — диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100