Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнар көзге уңыштан өлеш чыгара: сары чирен йоктырган 8 балалы әни, картлар йорты һәм ДЦПга дучар балалар

Мул уңышның бәрәкәте – гошер сәдакасында. Йөрәкләре мәрхәмәт белән тулы кешеләр бакчаларыннан җыеп алган уңыштан гарип-горабаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, картлар йортларына, мәдрәсәләргә шул уңайдан өлеш чыгара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә, “Зәкят” хәйрия фондының гошер сәдакасын тарату чарасында катнашып, рухи яктан баеп кайтты.

news_top_970_100
Мөселманнар көзге уңыштан өлеш чыгара: сары чирен йоктырган 8 балалы әни, картлар йорты һәм ДЦПга дучар балалар
“Сәламәт бала көткән идек бит без - шундый булып туды инде”

Казаннан Валерий һәм Гөлнара Черковлар гаиләсе дә сәдака алырга килгән иде. Аларга бер капчык бәрәңге тапшырылды. Бу гаилә әлеге ярдәмгә мохтаҗ: ул аларның берникадәр чыгымнарын каплаячак. 

“Татар-информ” хәбәрчесе 56 яшьлек якты йөзле Гөлнара ханымның ни өчен, дөресрәге, кем өчен сәдака алырга килгәнен беренче мизгелдә үк аңлады. Гөлнара ханым чыккан машинадан кояшлы, елмаючан, башкалардан саф күңеллелеге белән аерылып торган матур яшь кыз чыкты. Гөлнара ханымның кызы – ул 22 яшьлек Алисә. Алисәдә ДЦП. Черковлар гаиләсенең тормышы никадәр авыр икәнен күз алдына китереп тә булмый, китерергә, аңларга язмасын да. Аңа карамастан, алар гаиләләре белән кояшлы! Юк, сүз авыру турында бармый! “Татар-информ” хәбәрчесе Гөлнара ханымның кызы Алисәгә карата булган олы якты мәхәббәте, аңа ярдәм иткән кешеләргә иксез-чиксез рәхмәте, Алисәнең дөньяга гашыйк булуы турында әйтә сезгә. Бер тапкыр күрергә, тоерга, якты күңелләре белән аерылып торган балалар белән сөйләшергә генә кирәк. Гөлнара ханым ярдәм күрсәткән һәр кешегә дә мең рәхмәтле. Сәдака алырга килүләренең сәбәпләрен, көндәлек тормышының үзенчәлекләрен һәм бормалы-сырмалы язмышы турында Гөлнара ханым хәбәрчегә сөйләде.



-Алисә кызыбыз безнең тумыштан авыру. 25 яшьлек Анастасия исемле кызыбыз да бар, анысы сау-сәламәт. Кече кызыбыз Алисәне дәвалау процессы безгә бик кыйммәткә төшә. Мин үзем пенсиядә, эшли алмыйм, шуңа күрә безгә бик авыр. Акча җитмәгән чаклар да бар. Ирем эшли, аның хезмәт хакына яшибез инде. Безнең бит әле олы кызыбыз да бар. Аны да укытырга кирәк, аны да аякка бастырып, кеше итәсе бар. Алисәнең дәвалау курсына, әйткәнемчә, бик күп акча кирәк. Аңа массажлар ясатабыз, төрле дарулар алабыз. Кызымны аякка бастыру өчен генә дә күпме акча тотканбыздыр... Баштарак тернәкләндерү курсын үтәр өчен Мәскәүгә дә бара торган идек, хәзер, Аллаһка шөкер, Казанда бушлай тернәкләндерү үзәкләре барлыкка килде. Әлеге вакытта мин балама бернинди дә препаратлар бирмим, чөнки, дөресен генә әйткәндә, алардан аз дигән эффект та юк.

Без, әлбәттә, шундый бала туачагын белмәдек дә. Сәламәт бала көткән идек. Алисәбез шундый булып туды инде, бернишләтеп тә булмый. 

Анализлар биреп йөргән вакытта авыру бала тууның ихтималлыгы бер проценттан кимрәк дигәннәр иде. Анализларны да түләүле хастаханәдә биргән идек. Шул бер процентка ничек эләккәнбездер, һич тә аңлый алмыйм.


Безнең Алисә бик әйбәт һәм бик ярдәмчел кыз, шуңа күрә без бик бәхетле. Минем зарланганым да юк, зарланмыйм да. 

Алисә белем ала алмый. Дөресрәге, әгәр дә рөхсәт итсәләр, без аны рәхәтләнеп укытыр идек. Мәктәптә аны укытып булмый, безгә “кызыгыз белем ала алмый”, дигән справка биреп кайтардылар. Алисәне ул вакытта бер елга сынап карарга алганнар иде. Бер елдан соң, “балагызны укытып булмый”, дигән справка тоттырып, чыгарып җибәрделәр. Казанның 56нчы коррекция мәктәбендә иде бу. Мин моның белән килешә алмыйм. Ничек инде Алисәне укытып булмасын? Барысын да аңлый бит ул! Әйе, кызым бер урында утырып тора алмый, авыр аңа. Күрәсең, шул сәбәпле Алисә укытучыларга һәм башка балаларга комачаулыйдыр инде, алай булмаса, шул сүзләрне әйтеп кайтармаслар иде. Бераздан кызымны өйдә укытырга теләк белдердек, бу очракта да баш тарттылар. Мондый диагнозлы бала мәктәптә белем алырга тиеш, диделәр. Аңламассың да! Бернишләтеп булмый: үзем укытам, үзем тырышам.



Үзегез дә күрәсез, Алисәнең үзенчәлеге бар. Ул кулларын сузып, якты йөз белән юлда очраган һәр кешене дә кочаклый. Дөресрәге, кочакларга тели. Моннан инде беркая да китеп булмый. Кызым гомер-гомергә шундый. Урам буйлап барганда мин аны кулыннан тотып барырга тырышам, чөнки кешеләрнең дә төрлеләре була. Аңлап бетермәскә дә мөмкиннәр, шуңа күрә “кызым, чит кешеләр алар, ярамый”, дип, баламны туктатып калырга тырышам. Кызыма, ни дисәң дә, кочаклашырга кирәк. Аның авыруы шундый, хисләрен чыгарырга кирәк аңа. Дуслары, танышлары аның бу үзенчәлеген беләләр инде, шуңа күрә тавыш чыгармыйлар, аңлыйлар, кочаклыйлар. Менталитет шундыймы инде бездә, әйтә дә алмыйм, төрле очраклар була. Кемдер читләшә, читкә тайпыла, кемдер, киресенчә, кызым белән исәнләшә, кочаклаша. Минем бигрәк тә яшьләргә рәхмәт әйтәсем килә. Алар, кызым кечкенәрәк булганда, колясканы да күтәрергә булыштылар, җылы сүзләр дә әйттеләр.

“Улымны берүзен калдырмыйм, кешеләрне белеп булмый”

Казаннан Динара Минвәлиева да гошер сәдакасы алырга килгән иде. Аңа да бер капчык бәрәңге тапшырдылар. Динараның тормышы якты мизгелләрдән генә тора дигән сүз ялган булыр. Ни өчен дисезме? Әйе, акча җитеп бетмәгән очракта да иң бәхетле кеше булырга, шатланып тормыш алып барырга була! Күп акчалы булу белән бай кеше булу икесе ике әйбер бит ул! Акча җитмәү дигәне бер Динарада гына түгел шул. Гошер сәдакасы алырга килгән апаның проблемасы, көндәлек кайгысы – баласында. Икенче төрле әйткәндә, кешеләрнең аның улына карата булган мөнәсәбәтләрендә. Менталитетмы ул безнең? Нәрсә соң ул? Кешеләрнең чын мәгънәсендә йөрәксез булуларын ничек аңлатырга?


- Мин өйдә торам, авыру бала тәрбиялим. Улым Алмазга – 19 яшь, аңарда – ДЦП. Өч балам бар, өчесен дә карарга кирәк, шуңа күрә эшкә дә урнаша алмыйм. Калган ике малаем сау-сәламәт, Салаватка – 18 яшь, Ильяска – 14. Авыру улым Алмаз берүзе генә беркая бара да алмый, мин аны берүзен калдырырга куркам: гел карап торырга кирәк. Сөйләм теле дә шундыйрак кына аның. Улым махсуслаштырылган мәктәпне тәмамлады, әмма, аңа карамастан, укый да, эшли дә алмый. Мәктәпкә йөргән чорда да улымның өянәкләре була торган иде. Бернәрсә дә эшли алмый ул. Улымны урамда да берүзен калдырмыйм, кешеләрне белеп булмый бит. Болай да начар итеп караучылар бик күп. Җәмәгать транспортында улым утырып торган очракта “нишләп утырып тора ул егет”, диючеләр бар. Алар аның нинди бала икәнен аңламыйлар бугай, “нишләп өлкәннәргә урын бирми ул”, диләр. Ничек шулай була ала ул? Кешеләрдәге миһербансызлык әйтеп бетергесез! Аңа карамастан, яхшы сүз әйтүчеләр дә, матди яктан булышучылар да, ризык белән тәэмин итүчеләр дә бар үзе. 

“Гошер сәдакасының әһәмиятен халыкка аңлатып бирергә кирәк”

"Нәрсә соң ул гошер сәдакасы?" дигән сорау белән “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимеровага мөрәҗәгать итте. Мөмкинлеге булган һәр әдәм баласы мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш: үзеңнән өлеш чыгарсаң да, синнән кимеми.


- Аллаһы Тәгалә һәрбер әдәм баласына үз ризыгын бирә. Менә монда да ел саен Аллаһ халыкка бай уңыш бирә. Кечкенә генә бер орлык утырталар, ә аннан күпме уңыш үсеп чыга. Аллаһы Тәгалә әдәм балаларына мөрәҗәгать итеп, “шушы байлыгыгыздан мохтаҗларга да өлеш чыгарырга кирәк”, дип әйткән. Моның нигезендә бай халык белән ярлы халыкны тигезләү идеясе ята. Ярлылар үзләрен кимсетелгән итеп санамасыннар өчен сәдака таратабыз. Гошерне уннан бер өлеш күләмендә бирәбез. Әгәр дә кеше 10 капчык бәрәңге җыя икән, бер капчыгын сәдака итеп бирергә тиеш була. Һәрбер мөхтәсибәттә бер үзәк мәчет бар. Гошер сәдакасын җыюда район имамнары бик зур эш алып барырга тиеш, чөнки халыкка барысын да аңлатып бирергә кирәк. Әгәр халык гошер сәдакасының Аллаһ биргән нигъмәтләрдән әзрәк кенә өлеш чыгару икәнен аңласа, аның бер генә капчык түгел, күбрәк итеп бирергә мөмкинлеге дә, теләге дә булыр иде.

  • Гошер сәдакасы – мул уңыш биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән мохтаҗларга таратыла торган сәдака төре. Ул җыелып алынган уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267нче аятендә күрсәтелә: “Ий, мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” 
Гошер сәдакасын бирү кирәклеге шуның белән аңлатыла: һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә кирәк. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. 

“Тонна ярым гошер сәдакасы таратыла”

Гошер сәдакасын тарату буенча статистик мәгълүматларны сорап, “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдановка мөрәҗәгать итте. Булат Мәрданов үзенең бу вазифада ике атна гына эшләвен искәртеп, болай дип җавап бирде.



- Бүген “Зәкят” хәйрия фондының карамагында булган мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләгән гаиләләргә һәм гомумән авыр хәлдә калганнарга Чистай мөхтәсибәте тапшырган гошер сәдакасы таратыла. Барлыгы 60 капчык бәрәңге, кишер, кабак өләшәбез. Быел гошер сәдакасы беренче тапкыр таратыла, көз тәмамланганчы тагын тапшырырбыз, дип уйлап торабыз. Узган ел “Зәкят” хәйрия фондына гошер сәдакасын Балык Бистәсе мөхтәсибәте китергән булган, быел менә Чистай мөхтәсибәте башлап җибәрде. Бүген гомумән тонна ярым гошер сәдакасы таратыла, - диде ул.

 “Ярдәм итүчеләр күп, банкага салып тозланган яшелчәләр алып килгән кешеләр дә бар”

Чистай районы мөхтәсибе ярдәмчесе, Чистай мөселман яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Радик Вафин гошер сәдакасын җыю процессы турында сөйләде. Мохтаҗларга бик күп кеше ярдәм итә һәм аларның саны елдан-ел арта гына, ди ул. Кадерле укучыларыбыз, сез ятимнәргә ярдәм кулы суздыгызмы әле? Гошер сәдакасын бирү кирәкле эш дип саныйсызмы? 

 

-Без бүген Казанга яшелчәләр алып килдек. Чамасында барысы бергә 53-54 капчык. Шуның берничәсе – кишер, берничәсе – кабак һәм төп масса инде ул – бәрәңге. Без Чистайда бу атнаны гошер сәдакасы җыю атнасы дип игълан иткән идек. Аллаһка шөкер, кешеләр гошер сәдакасының нәрсә икәнен аңлыйлар. Моның кирәклегенә төшенгән кешеләр саны ел саен арта гына. Гошер сәдакасын алып килгән кешеләр бөтенләй төрле категорияләрдән. Сәдака бирүче кеше мөлкәтле, бай булырга тиеш дигән сүз юк ул. Беләсезме, банкага салып тозланган яшелчәләр алып килгән кешеләр дә булды. Нибары дүрт сутый бакчасы була торып, бер капчык бәрәңге алып килгән кешеләр дә бар диясем килә. Һәркем бүлешә, булыша – уңышның нигезе шушыдыр. 

Авыл җирлеге имамнары үтенече белән акция дәвам итәчәк, чөнки әле гошер сәдакасын бирергә теләүчеләр бар. Бер капчык бәрәңге бирдек тә, шуның белән эшебез бетте түгел. Безнең “Нур” мәчете каршында мөхтәсибәтнең социаль ашханәсе дә эшли. Әзер ризык якынча 30 кешегә таратыла. Гошер сәдакасын бирегә бүген беренче тапкыр алып килдек. Чистайда да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар, аларга да ярдәм итәсебез килә, шуңа күрә җыйган уңышның күпмедер өлешен үзебездә калдырдык. Кешеләр, мул уңышның бәрәкәтен саклап калу өчен, Аллаһ кушканча гошер сәдакасын, ягъни уңышларының уннан бер өлешен мохтаҗларга бирәләр.       

 Сары авыруын йоктыру сәбәпле, гошер сәдакасын алырга килә алмаган

8 бала тәрбияләгән Йолдыз Оксунбаева гошер сәдакасы алырга килә алмаган, С гепатиты (сары авыруы) йоктырган. Тиешле өлешен аңа илтеп бирәчәкләр. Йолдызның ире урам себерүче булып эшли, олы кызы көн саен мәш китереп ашарга пешерә, бер ел элек туган кече кызлары Мәликә артык еламый торган, тыныч бала булып үсә. Бу турыда хәбәрчегә “Зәкят” хәйрия фонды хәйрия проектлары координаторы Майя Борһанова сөйләде.



Гошер сәдакасын тарату Татарстан районнарында ничек башкарыла?

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 6 октябрь Татарстанда Гошер көне итеп игълан ителгән. Ял көннәрендә бу уңайдан зур чаралар үткәрелгән. Барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасын җыю оештырылган һәм халыкның мохтаҗ катламы – гарип-горабалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, картлар йортлары, мәдрәсә шәкертләре азык-төлек белән тәэмин ителгән. Гошер сәдакасы җыю буенча төп җаваплылык республика районнарындагы үзәк мәчетләргә йөкләнгән.

Мисал өчен, Татарстанның Теләче районы мөхтәсибәтендә октябрь башында 42 тонна гошер сәдакасы җыелган. Халык бәрәңге, кишер, суган, чөгендер кебек яшелчәләр тапшырган. Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Бөгелмә мөселманнары да зур активлык күрсәткән. Гошер сәдакасын җыю кысаларында Бөгелмә мөхтәсибәте күркәм чара оештырган: Өлкәннәр көне уңаеннан, ветераннарны җыеп, сый табыны әзерләгән һәм мохтаҗларга көз нигъмәтләрен тараткан. Карабаш бистәсендә фермерлар ун тоннага якын кәбестәне гошер итеп Әлмәт мәдрәсәсенә һәм Ютазыдагы “Фәнис” мәдрәсәсенә тапшырганнар. 

Югары Ослан районының Нурвахит, Татар Макылы, Введена авыллары мәхәлләләре, гошер сәдакасын җыеп, картлар йортына илтеп тапшырганнар. Башка авыллардан җыелган гошерләр Казан мәдрәсәләренә, Коръән өйрәнү үзәгенә тапшырылачак.

Буа районында да имамнар гошер җыю буенча зур эш алып барганнар: көндез эштә булучылар яшелчәләрне капка төбенә чыгарып куйганнар, яшьләр шуннан төяп алып мәдрәсәгә китергәннәр. Мәдрәсәгә  Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнары да яшелчәләр тапшырганнар. Гошер җыю эшләрендә шулай ук Балык бистәсе, Лениногорск мөхтәсибәтләре актив катнашкан. Гошер җыю Татарстанда 15нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мохтаҗларга ярдәм итәргә теләк белдергән кешеләр өчен ел дәвамында да, хәзер дә мөмкинлек бар!

  •  “Зәкят” хәйрия фонды исә былтыр да, быел да мохтаҗларга тонна ярым уңыш тараткан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100